Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сизинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422027, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Сиза, ул. Школьная, д.21 |
| Телефон: | +7(843)-665-12-46 |
| E-Mail: | Ssiz.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сизинская ООШ" |
| Руководитель: | Абдуллин Марс Миннеханович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 38 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сизинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
-
Кошлар көне 31.03.2012

1 апрель - Кошлар көне уңаеннан мәктәп укучылары арасында викторина, рәсемнәр конкурсы һәм башка төрле чаралар уздырылды. Сыерчык оялары ясау буенча конкурс оештырылды. Чыгарылыш сыйныф укучылары үзләре ясаган сыерчык ояларын мәктәп территориясендә урнашкан агачларга элеп куйдылар. Оештыручылар-Сагидуллина һәм Мөхәмәдиева.
-
Химиядән ачык дәрес
23.03.2012
Мәктәптә укытучыларның методик белемен күтәрү өстендә эзлекле эш алып барыла. Яңа информацион-коммуникатив технологияләр кулланып оештырылган ачык дәресләр үткәрүгә өстенлек бирелә. Үзара дәресләргә керү предметара бәйләнешне үстерүнең бер чарасы булып тора. Яңалыкта химиядән үткәрелгән ачык дәрес элементы. Укытучы - Мөхәмәдиева Р.В.
-
Халыкара су көне
22.03.2012
Мәктәптә халыкара экологик акцияләрне билгеләп үтүгә зур урын бирелә. География укытучысы Сагидуллина һәм биология укытучысы Мөхәмәдиева укучылар белән 22 март - "Су көне"нә багышланган чаралар уздырдылар.
-
Нәүрүз бәйрәме 21.03.2012

Мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәмен уздырдык. Укучылар төрле спорт уеннарында катнаштылар. Соңыннан "Карга боткасы"ннан авыз иттеләр. Нәүрүз бәйрәме котлы булсын!
-
Рус теле атналыгы 20.03.2012

Рус теле атналыгы кысаларында укучылар белән махсус план нигезендә төрле кызыклы чаралар үткәрелде. Рус теле укытучысы Мөбәрәкшина махсус кичә-викторина уздырды.
-
"Тургай" отряды сборы 29.02.2012

Педагог-оештыручы Закирова С.Р. 7нче сыйныф укучылары белән "Минем Татарстаным" темасына сбор үткәрде.
-
Инглиз теле атналыгы 29.02.2012

Мәктәбебездә инглиз теле атналыгы узды. Инглиз теле укытучысы Исмагилова Э.Р. укучылар катнашында кичә оештырды. Атналыкта актив катнашкан укучыларга махсус грамоталар тапшырылды.
-
Хезмәт атналыгы 18.02.2012

Хезмәт атналыгы кысаларында "Кул эшләре" күргәзмәсе оештырылды. Укучы кызларыбызның иҗат җимешләрен күзалларга мөмкин.
-
Грек-рим көрәше призерлары 18.02.2012

Районыбызда узган грек-рим көрәше буенча булган бәйгеләрдә мәктәбебезнең җыелма командасы 3нче призлы урынны яулады. 8нче сыйныф укучысы Алмаз Локманов үз үлчәү категориясендә лаеклы 1нче урынны алуга иреште. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз. Афәрин, егетләр!
-
Рәсемнәр конкурсы 17.02.2012

Физика һәм математика атналыгы кысаларында "Космос" темасына укучылар арасында рәсем конкурсы оештырылды. Иң яхшы дип табылган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.














