• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77
Телефон: +7(843)-665-22-18
E-Mail: Ssik.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ
Руководитель: Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна
Год основания учреждения: 2003
У нас учатся: 42
У нас учат: 13

Опубликовано: 26.05.2026

“Соңгы кыңгырау” бәйрәме

 

Җиһанымның шундый бер мизгеле бар:
Ап-ак чәчәк аткан шомыртлар.
Көмеш кыңгыраулар чыңын көтеп
Ала чыгарылыш сыйныфлар.
Кыңгыраулар чыңлый, җырлый бүген,
Мәктәпләрдә яңгырый май җиткәч.
Моң тулы күңелне чайкап ала,
Мәктәп залларыннан сез үткәч. <…>
Күкләребез аяз булып торсын,
Тырышлыкны җуйма бер көн дә.
Ак теләкләр юлдашыгыз булсын,
Юллар якты булсын һәркемгә!
                              Җәүдәт Фәйзрахманов

 

     Бүген барлык мәктәпләрдә “Соңгы кыңгырау” бәйрәмнәре гөрләп үтте. Соңгы кыңгырау... Мәктәп елларына бәйле бу бәйрәмнең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөрәк түрендә йөртми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән беренче укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән. Соңгы кыңгырау, соңгы чыңлау, кабатланмас хатирәләр, дулкынландыргыч мизгелләр булып һәркемнең күңел түрендә сакланыр ул. Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә дә бүген бик матур бәйрәм булып үтте: укучылар мәктәп елларына, укытучыларга, әти-әниләренә багышлап, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, вальс биеделәр. Бәйрәмне 9 нчы сыйныф җитәкчесе, педагог-оештыручы Шәймәрданова Алия Рафис кызы алып барды. Кунак булып Арча районының икътисад һәм финанс бүлеге башлыгы Зиннәтуллин Рөстәм Раушан улы, “Ак барс” агрокомплексы ширкәте баш хисапчысы Хисаметдинов Илшат Рифкат улы, “Ак барс” холдинг компаниясенең  күзәтү советы рәисе, авылдашыбыз Сәләхов Шәйдулла Имам улы, Сеҗе җирлеге башлыгы Рөстәм Вазыйх улы Хәмидуллин, отставкадагы полковник, авылдашыбыз Сәләхетдинов Миннерадил Имаметдин улы, ветеран-укытучылар, әти-әниләр чакырылдылар. Бәйрәм бик матур, күңелле рухта үтте, матур хисләр калдырды. Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына  алдагы тормышларында, имтиханнарда зурдан-зур уңышлар телибез!!!
     Сегодня во всех школах прошли “Последние звонки". Последний звонок... Кто из нас с любовью и ностальгией не вспоминает  школьные годы,   первых учителей… Последний звонок, неповторимые воспоминания, волнующие моменты. В Сикертанской основной школе имени Г. Камала сегодня тоже прошел замечательный праздник: ученики рассказали стихи, посвященные школьным годам, учителям, родителям, спели песни, станцевали вальс. Вела праздник классный руководитель 9 класса, педагог-организатор Шаймарданова Алия Рафисовна. Гостями праздника стали начальник отдела экономики и финансов Арского муниципального района Зиннатуллин Рустам Раушанович, главный экономист  агрокомплекса “Ак Барс” Хисаметдинов Ильшат Рифкатович, председатель наблюдательного совета холдинговой компании "Ак Барс" Салахов Шайдулла Имамович, глава Сизинского сельского поселения Хамидуллин Рустем Вазихович, полковник в отставке, односельчанин Салахутдинов Миннерадил Имаметдинович, учителя-ветераны, родители. Праздник прошел в прекрасной атмосфере, оставил приятные впечатления. Желаем всем выпускникам успехов в дальнейшей жизни и на предстоящих экзаменах!!!
 #Минпросвещения#Навигаторыдетства#Росдетцентр#НавигаторыДетства16#МинОбрНаукиРТ#КомандаВоспитанияРТ#КомандаВоспитанияАрска#СикертанскаяООШимГКамала



К списку новостей