Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Бүген мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык кысаларында, әтиләр һәм 5-9 сыйныф егетләре арасында волейбол ярышлары узды. Барысы биш команда катнашты. Әтиләр инде күптәннән балалары кебек спортзалга йөрмәсәләр дә, туп белән ничек идарә итәргә кирәклеген беләләр, уен кагыйдәләрен яхшы хәтерлиләр, һәр хәрәкәтне анализлыйлар, күп кенә хәйләле алымнар кулланалар.
Гомуми нәтиҗәләр буенча, 1нче урынны “Непобедимые” командасы яулады. 2 нче урыннарга “Крепкий орешек” һәм “Ударные игроки” командалары ия булды. 3 нче урыннарны “Терминатор” һәм “Патриоты” командалары бүлеште. Ярышларда махсус-хәрби операциядән ялга кайткан солдатыбыз Вафин Р.Р. да катнашты. Мәктәбебезгә спорт инвентарьларын алу өчен матди ярдәм тапшырды. Киләчәктә дә шундый матур очрашулар булып торсын иде. Хөрмәтле әтиләр, вакыт табып, ярышларда катнашканыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә. Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, йортларыгызга бәрәкәт, балаларыгыз белән тыныч, тигез гомер кичерүегезне телибез!
#Разговороважном
#ПамятнаяДата
#ГодЕдинстваНародовРоссии
#ТатарстанХәрбиДанХезмәтФидакарлекЕлы
#РоссияХалыкларБердәмлекЕлы
#Минпросвещения #НавигаторыДетства
#Росдетцентр #НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяООШимГКамала
К списку новостей











