Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
X Районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары
2025 нче елның 28 нче ноябрендә Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күп санлы әсәрләр авторы - М.Мәһдиевкә багышланган X Районара Мәһдиев укулары булып узды. Шул уңайдан мәктәбебезгә мөхтәрәм кунаклар кайтты: Саҗидә Сөләйманова, Гавриил Державин исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы - Гәүһәр Хәсәнова; Галимова Җәүһәр Баһман кызы - язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең бертуган апасы Равиянең кызы; Вакыйф Вәкил улы Нуриев - язучы, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе; Газинур Васикъ улы Моратов - шагыйрь, журналист һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Муса Җәлил премиясе, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләге лауреаты, Татарстанның халык шагыйре; Муллахмәтов Нияз Наил улы - Арча муниципаль районы "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесе җитәкчесе; Гиндуллина Гөлназ Мансур кызы - Арча муниципаль районы "Мәгариф идарәсе" муниципаль учреждениесенең методисты; Хәкимова Нурия Хафиз кызы - Сикертән мәктәбендә эшләп киткән укытучыбыз; Габидуллина Халидә Кыям кызы - Мөхәммәт Мәһдиев музее җитәкчесе.
Арча муниципаль районы “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе җитәкчесе Муллахмәтов Нияз Наил улы укучыларның иҗади сәләтләрен ачуда Мәһдиев укуларының зур этәргеч булуын билгеләп үтте.
Фәнни-гамәли конференциянең максаты: Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, әдәби тәнкыйтьче, әдәбият галиме Мөхәммәт Мәһдиевнең 96 еллыгын X Районара Мәһдиев укуларында билгеләп узу.
Бурычлары:
Мөхәммәт Мәһдиевнең иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау;
укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру;
халкыбызның тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру тудыру;
укучыларда әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү;
сәләтле балаларның иҗади эшләренә бәя бирү һәм аларны бүләкләү.
Конференция күтәренке рухта Шәймарданова Гүзәл башкаруында Сибгат Хәкимнең “Гөберчәк” шигыре белән башланып китте.
Чарага килгән мөхтәрәм кунакларны, барлык катнашучыларны сәламләп, мәктәбебез директоры Шәмсемөхәмәтова Гөлназ Фирдүс кызы бәйрәмне дәвам итте. Бәйрәм матур җырлар, нәфис сүз, биюләр белән үрелеп барды. “Без - Камал оныклары“ түгәрәгенә йөрүче укучылар М.Мәһдиевнең ”Кеше китә - җыры кала” әсәреннән өзек сәхнәләштереп күрсәттеләр. М.Мәһдиев музее җитәкчесе Габидуллина Халидә Кыям кызы тарафыннан, музей фондын кулланып, күргәзмә оештырылды.
Фәнни-гамәли эшләрнең 4 төрле юнәлеше тәкъдим ителде, түбәндәге темалар буенча иҗат эшләре каралды, нәтиҗәләр ясалды. “Авылым тарихы” юнәлешендә 1-4 нче класс укучылары катнашты. Алар бу темага үзләре язган хикәяләрне тәкъдим иттеләр. “Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында җырлар бирелеше” юнәлешендә 5-8 нче сыйныф укучылары катнашты. Укучылар фәнни эшләрен якладылар. “Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында татар халык уеннары яки юмор” юнәлешендә 9-11 нче сыйныф укучылары катнаштылар, бирелгән тема буенча фәнни эшләрен якладылар.
Укытучылар “Әдәби бирелештә Җиңүне якынайткан геройлар язмышы” дип аталган юнәлештә түгәрәк өстәл артында чыгышлар ясадылар, фикерләре белән уртаклаштылар.
Һәрбер юнәлеш буенча жюри тарафыннан нәтиҗәләр ясалды.
Арча муниципаль районы “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесенең методисты Гиндуллина Гөлназ Мансур кызы һәм килгән кунаклар укучыларның һәм укытучыларның иҗади сәләтләрен, тырышлыкларын, эзләнүчәнлекләрен югары бәяләде, җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Мөхәммәт Мәһдиев укуларына барлыгы 85 эш килде. X Районара Мөхәммәт Мәһдиев укуларында Арча, Саба, Әтнә, Кукмара муниципаль районнары укучылары һәм укытучылары актив катнашты.
М.Мәһдиев үз халкы, республикасы һәм якташлары белән эчкерсез горурланып яшәде һәм иҗат итте. Татар халкы һәм Татарстан да үз улын онытмас, аны һәрчак сагынып, олылап искә алыр. Туган авылының үткәненә гашыйк булган, халкыбызның гореф-гадәтләрен чын күңеленнән ихтирам иткән, каләмен чарлаганда алардан илһам алган язучыбыз, туган ягыбызның горурлыгы, авыл җырчысы Мөхәммәт ага Мәһдиевне искә алып үткәрелгән чара һәр кешенең күңелендә матур истәлек булып сакланыр!
К списку новостей











