Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
Год основания учреждения: | 2003 |
У нас учатся: | 28 |
У нас учат: | 12 |
Шахмат
Опубликовано: 02.04.2024Шахмат - акылны чистарта, фикерләргә өйрәтә торган уен. Бөек сәясәтчеләр, стратеглар арасында да шахмат уйнаучылар күп. Шахмат тәрбия чарасы буларак та бик файдалы. Уен фигурасына тотынгансың икән - йөр, кулыңны фигурадан алсаң - йөреш санала. Әлеге кагыйдә эшләр алдыннан яхшылап уйларга, үз адымың өчен җаваплылык тоярга өйрәтә.
Спортның бу төре укучыларыбыз арасында иң киң танылу алган уеннарның берсе. Мәктәп бусагасын атлап кергән беренче сыйныф баласы да шахмат тактасын үз итә. Түгәрәккә йөрүче укучыларыбыз өчен даими рәвештә осталык дәресләре оештырыла. Отставкадагы полковник, үзешчән рәссам Саляхутдинов Миннерадил Имаметдин улы укучыларыбызны шахмат уйнау серләренә бик теләп төшендерә. Яшь шахматистлар да остазларының мәктәпкә килүен зур түземсезлек белән көтеп алалар. Вакытын һәм хезмәтен балаларга багышлаган Минннерадил Имаметдин улына без зур рәхмәтле.
К списку новостей