Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 181 182 183 ( 184 ) 185 186 187 188 189 190 >>
-
Мөхәммәт Мәһдиев укулары
13.12.2017
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы мәгариф идарәсенең 2017/2018 уку елына эш планы нигезендә сәләтле балаларны ачыклау, укучыларны эзләнү эшләренә тарту, Мөхәммәт Мәһдиевнең иҗади мирасын өйрән, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең әсәрләрен пропагандалау һәм коммуникатив хәбәрдарлык формалаштыру максатыннан, 2017 нче елның 13 нче декабрендә Арча муниципаль районы Г. Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбе базасында III районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары үткәрелде.
III районара Мөхәммәт Мәһдиев укуларына 276 эш кабул ителде. Шул эшләрнең 82 се II турга үтте. Укуларның эш юнәлешләре түбәндәгечә булды: “Мин – авыл баласы...” үз туган төбәгенең табигатен саклау бурычын алга куеп хикәя – тасвирлама язу. (5-7 нче класслар); “М.Мәһдиев иҗат иткән темаларның әдәбиятта бирелеше”. (8-9 нчы класслар); “Туган ягымның күренекле кешеләре”. ( 8 – 11 нче класслар).
III районара Мөхәммәт Мәһдиев укуларына Актаныш, Азнакай, Сарман, Түбән Кама, Кукмара, Балтач, Мамадыш, Спас, Саба, Арча муниципаль районнарыннан, Казан, Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән катнашучылар килде. Ел саен Мөхәммәт Мәһдиев иҗатын өйрәнүче, аның иҗатын яратучылар даирәсе киңәя. Галиәсгар Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә авылдаш язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев укуларын оештыру безнең өчен зур горурлык.
-
"Ел укытучысы- 2017" конкурсы 11.12.2017

Бүген мәктәбебезнең инглиз теле укытучысы Мөхәммәтшина Г. И.Сеҗе төп гомуми белем мәктәбендә үткәрелгән "Ел укытучысы-2017" бәйгесенең зона этабында 6 нчы класс укучылары белән дәрес фрагменты һәм осталык дәресе үткәрде.
-
Уроки мужества 08.12.2017

В рамках Дня героев Отечества учащиеся 8 класса провели классный час «Уроки мужества». Классный руководитель Каримова Л.Г. рассказала о значимости этого праздника, который объединяет историю воинских подвигов и героев армии России. Этот праздник имеет огромную воспитательную значимость и ценность для детей и молодёжи.
-
Олимпиады продолжаются.
06.12.2017
5 ноября 2017 года прошёл муниципальный этап Всероссийкой олимпиады по обществознанию. Учащийся 7 класса МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Каримов И. вошёл в число призёров. Поздравляем наше юное дарование и желаем дальнейших успехов в учёбе и достижения больших высот во всех начинаниях!
-
ГТО нормаларын үтәргә әзерләнәбез 05.12.2017

www.gto.ru сайтында укытучылар теркәлү узды. Алда, ГТО нормаларын уңышлы узу өчен, әзерлек эшләре тора.
-
Чираттагы җиңү. 04.12.2017

Мәктәбебездә Әхмәдиев М.Г. җитәкчелегендә көрәш түгәрәге нәтиҗәле эшләп килә. Җиңүләре дә күп. 2 нче декабрь көнне "Игенче" хуҗалыгы призына милли көрәш буенча ачык район беренчелеге узды. Бик күп катнашучылар арасыннан 7 нче класс укучысы Сафин И.Я. икенче урынга лаек булды.
-
1 декабрь -Халыкара СПИДка каршы көрәш көне 01.12.2017

1 декабрь - Халыкара СПИДка каршы көрәш көне. Мәктәбебезнең “Самостоятельные дети” проекты укучылары Сикертән авылында чираттагы акцияне уздырдылар. Сәламәт яшәү рәвеше, СПИД, ВИЧ- инфекция турында буклетлар тараттылар, авыруның килеп чыгу сәбәпләрен аңлаттылар, профилактика чаралары турында әңгәмә оештырдылар. Авыл халкына кызыл ленталар беркеттеләр.
-
Әниләр көненә багышланган рәсем конкурсы 29.11.2017

Мәктәптә 1-7 нче сыйныфлар арасында Әниләр көненә багышланган "Әнием-газизем" дип исемләнгән рәсем конкурсы узды. Аны сәнгать укытучылары Шәймарданова А.Р., Гарипова А.А. оештырдылар һәм үткәрделәр. Укучылар анда бик теләп катнаштылар, берсеннән-берсе матур рәсемнәр ясадылар. Жюри бу конкурска нәтиҗә ясап, җиңүчеләрне билгеләде. Линейкада җиңүче укучыларга грамоталар тапшырылды.
-
Комплексная работа 28.11.2017

Сегодня ученики 7 класса выполнили комплексную работу.
-
"Илгә - матурлык, җиргә - батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!" 26.11.2017

26 нчы ноябрь көнне Сикертән мәдәният йортында «Илгә - матурлык, җиргә - батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр!» дигән кичә үтте. Кичәгә укучыларның әниләре чакырылган иде. Әниләргә җылы теләкләр, дәртле биюләр, мәгънәле җырлар яңгырады.
Әни.... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! - Әни... Аның күзләре шундый ягымлы һәм мөлаем. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр , мөгаен. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала, Ә балам дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя канатлар үсә. Ә сүзләре... Сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы. Ә авырсаң төннәр буе яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле! Әни! Дөньяда иң кадерле, иң якын кеше.











