Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 191 ) 192 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Мөхәммәт Мәһдиев музеена һәм китапханәгә экскурсия 15.06.2017

-
Бүген бездә индеецлар көне. 14.06.2017

Бүгенге көн дә бик матур чаралар белән башланып китте. Лагерьда - индеецлар көне. Балалар вожатыйлар белән бергә индеецлар булып киенделәр, бизәнделәр, төрле ярыш-конкурсларда актив катнаштылар. Индеецлар тормышы турында презентация карадылар. "Могҗизалар кыры" да бик күңелле үтте.
-
"Туган көн" бәйрәме 13.06.2017

Бүген лагерьда "Туган көн" бәйрәме узды. Балалар матур-матур бүләкләр әзерләделәр, бер-берсенә бүләк иттеләр, шигырьләр сөйләделәр, концерт куйдылар. Аннары төрле-төрле ярышлар оештырылды, балалар пионербол, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Көн бик матур һәм файдалы үтте.
-
Россия - минем дәүләтем. 12.06.2017

12-нче июнь Россия көне. Шуk уңайдан без балалар белән әңгәмәләр үткәрдек, Россия дәүләт символлары белән таныштык, эчтәлекле презентация карадык. Казаклар авылына барып чишмәләрне карадык, чистарттык, табигать гүзәллегенә сокланып кайттык. Ахырдан балалар бик матур бәйрәм концерты куйдылар. Көн бик матур һәм күңелле үтте.
-
Көлегез, көлегез, файдасы күп – белегез! 11.06.2017

Бүгенге көн шундый тема астында үтте. “Кызык – мызыклар дөньясы”на сәяхәткә чыктык. Әнә шундый көлкеле, мавыктыргыч минутларны фотоларда саклап калырга тырыштык.
Күзләребездә елмаю,
Йөзләрдә шатлык безнең.
Әнә шулай истә кала,
Матур мизгеле көннең!
-
Гиннес рекодлары көне 10.06.2017

Лагерь балаларның шат көлүләреннән яңгырап тора, балалар лагерьга бик яратып йөриләр. Бүген - Геннис рекордлары көне – бигрәк тә үзенчәлекле булды.”Иң –иң”нәр ярышты. Саф һавада спорт ярышлары, күңелле уеннар үткәрелде.Иң оста балыкчыны билгеләдек.
-
Көлдермештә кунакта
09.06.2017
“Көлә белү – үзе бер талант”- дигән бер акыл иясе. Шуңа күрә бүген лагерьда көлке көне үткәрдек. “Иң оста мәзәкче”, “Кызыклы шигырь сөйләүче”осталары билгеләнде. Мимика һә м жест аша сөйләшү уены балаларга бигрәк тә ошады.
Сеҗе янгын сүндерү бүлекчәсе хезмәткәрләре яңадан тикшерү - "эвакуация" үткәреп киттеләр.
Көлегез, көлегез,
Файдасы күп, белегез!
Дару, витамин ашамый,
Терелерсез, күрересез!
-
Юлда игътибарлы бул! 09.06.2017

Юл йөрү кагыйдәләрен көн саен кабатлап торабыз. Бүген менә "практик" дәресләр булды. "Иң оста велосипедчы", "Иң игътибарлы җәяүле"не билгеләдек.
-
Нептун көне. 08.06.2017

“Нептун көне” бүген бездә,
Бәйрәм рухы күңелдә.
Кызык бәйгеләр үткәрдек,
Көн үткән сизелми дә.
Бүген лагерьда “Нептун көне”. Нептун бабай үзе килде кунакка! Шешәдән су сиптереп, “диңгез патшалыгы”нда булган суүсемнәр, су астында яшәүче хайваннарны сурәтләдек. Искиткеч рәсемнәр килеп чыкты. Бәйге, тамашалар һәркемгә ошады.
-
Тукай әкиятләре иленә сәяхәт 07.06.2017

Г.Тукай әсәрләрен балалар бик яраталар. Шагыйрь иҗаты буенча кызыклы мультфильмнар карау, викторина үткәрү, асфальтка әкиятләр буенча рәсем ясау бик отышлы булды.Звенолар үзара ярышты, җитезлегебезне, кыюлыгыбызны да сынадык. Бер генә кеше дә читтә калмады, һәркем үз командасы өчен очко китерергә тырышты. Соңгы нәтиҗә куанычлы: дуслык җиңде!
Көчлеләр без, кыюлар без!
Сынатмый беребез дә.
Фотоларга күз салгач,
Күрәсез үзегез дә.











