Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
"Күбәләкләр" лагеры 07.06.2023

Бүген мәктәп яны җәйге сәламәтләндерү лагерында җиденче көн. Иртәнге зарядка,тәмле аштан соң мәктәпнең актлар залында "Без коррупциягә каршы" дигән темага әңгәмә үткәрелде,балалар катнашында театрдан өзекләр уйналды,презентация күрсәтелде. Көннең икенче яртысында Рәсәй көненә әзерлек эшләре алып барылды,балалар рәсемнәр ясадылар.
-
"Күбәләкләр" лагеренда "Рус теле" көне 06.06.2023

Бүген лагерьның алтынчы көне иртәнге зарядкадан башланып китте.Тәмле иртәнге аштан соң тәрбиячеләр балаларны мәктәпнең актлар залына җыйды. Бүген рус халкының бөек шагыйре Александр Сергеевич Пушкин тууына 224 ел. Шул уңайдан аның иҗатына багышлап балалар катнашында интрактив уен үткәрелде.Уеннан соң Пушкинның ике әкиятен карадылар. Көннең икенче яртысында А.С Пушкин әкиятләренә рәсемнәр ясадылар.
-
"Күбәләкләр" лагере 05.06.2023

Бүген "Күбәләкләр" мәктәп яны җәйге сәламәтләндерү лагеренда бишенче көн. Иртәбезне Россиия һәм Татарстан гимннарын тыңлап,линейкада бүгенге кәнгә эшләнәсе эшләр турында җиткерелде.Иртәнге зарядкадан соң тәмле ашлар ашап, Шушмабаш елгасы буйлап сәяхәткә чыктык.Үләннәр белән таныштык,табигать кочагында рәхәтләнеп ял иттек.Көннең икенче яртысында "Сестрёнка" дип исемләнгән фильм карадык.
-
"Күбәләкләр" лагеры 03.06.2023

"Күбәләкләр" мәктәп яны лагеренда өченче көн иртәдән бик күңелле рухта башланып китте.Иртәнге зарядка,иртәнге тәмле ботка балаларның организмын ныгыта,сәламәтләндерә,көне буена җитәрлек энергия бирә. Иртәнге аштан соң мәктәпнең актлар залында " Театр көне" үткәрелде. Мәктәпнең "Бөтерчекләр" театр түгәрәгенә йөрүче укучылар " Өч кыз" ." Чукмар белән Тукмар" әкияте,"Кирлемән маҗаралары" н сәхнәдә уйнадылар. Төшке аштан соң саф һава суларга,төрледән - төрле кызыклы күмәк уеннар уйнарга табигать кочагына чыктык. көнебез күңелле үтте.
-
Лагерьның икенче көне
02.06.2023
Патриотик тәрбия бирү кысаларында лагерыбызда бүгенге көн "Без тынычлык телибез!" дип исемләнгән иде. Патриотик темага презентация карадык. Көннең икенче яртысында саф һавада күмәк уеннар уйнадык. Көнгә нәтиҗә ясап, нәни кулларыбызны төшереп, үзебезнең теләкләребезне язып,махсус тактага беркеттек. Газета чыгардык.
-
"Ночь географии" 02.06.2023

,, Ночь географии - 2023,, Халыкара акция кысаларында 5, 6, 7 класс укучыларына ,, Берег Маклая,, документаль фильмы курсэтелде. География укытучысы Хадиева Р.Р. акция турында, каралган фильм турында фикер алышу энгэмэсе уздырып алга таба да кызыксынырга тэкъдим ясады.
-
"Күбәләкләр" лагереның беренче көне 01.06.2023

Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә 50 балага исәпләнгән "Күбәләкләр" исемендәге җәйге мәктәп яны сәламәтләндерү лагере эшли башлады.Балаларны иртән ,тәрбияче апалары матур итеп бизәп,җиһазландырылган бүлмәләрдә каршы алдылар.Отрядларга бүлделәр. Россия,Татарстан гимннары астында тантаналы иртәнге линейка үткәрелде.Көн тәртибе җиткерелде,лагерьдагы тәртип,үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды.Спортзалда матур көйләр астында иртәнге зарядка ясадылар. Зарядкадан соң ашханәдә тәмле иртәнге аш ашадылар. Мәктәпнең матур залында 1 июнь - Балаларны яклау көненә бәйрәм булды.Җыр-бию,уеннар белән үрелеп барган бу чара балаларга бик ошады. Көнебез күңелле үтте.
-
Ата-аналар җыелышы 29.05.2023

Бүген мәктәп күләмендә гомуми ата-аналар җыелышы булып үтте. Җыелышта Арча муниципаль районының ГБУ "БДД" профилактика бүлеге мөдире Мухзаметзянова Э.Г. катнашты. Ул әти-әниләргә юл транспорт фаҗигаләрен булдырмас өчен профилактик әңгәмә үткәрде.Җыелышта җәйге яллар, лагерьлар эшчәнлеге, балаларның иминлеге һәм куркынычсызлыгы, балаларның мәшьгульлеге хакында сөйләшү булды.
-
Казан шәһәрендә экскурсиядә 28.05.2023

26 май көнне 6 класс укучылары Казан шәһәрендә экскурсиядә булдылар. Казанның истәлекле урыннарында булып, Кол Шәриф мәчете, Казан кремле, Бауман урамында истәлекле фотога төштеләр, башкалабызнын яңа зоопаркында кунакка бардылар. Кинотеатрда бик матур фильм карап, кафеда сыйланып, күңелле тәэсирләр белән кайттылар.
-
Последний звонок 23.05.2023

В нашей школе 23 мая прозвенел Последний звонок для выпускных 9-х и 11-х классов. Поздравляем их вступлением в взрослую жизнь и желаем удачи и успехов в ОГЭ и ЕГЭ.
















