Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422033, РТ, Арский район, д. Шурабаш, ул. Чавайна, д. 2 А/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Шурабаш авылы, Чавайн урамы, 2а йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-22-50 |
| E-Mail: | ssh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шурабашская ООШ" |
| Руководитель: | Ибрагимова Радина Гаптелахатовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 38 / Бездә укыйлар 38 укучы |
| У нас учат: | 17 / Бездә укыталар 17 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 ( 222 ) 223 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле әниләр һәм әбиләр. 03.03.2016

Байкал башлангыч мәктәбе укучылары әниләрне һәм әбиләрне 8 Март бәйрәме белән котлау өчен, матур бүләкләр әзерлиләр
-
Күңелле стартлар 24.02.2016

23 нче февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан башлангыч классларда укучы малайлар арасында "Күңелле стартлар" уздырылды. "Умелые" командасы җиңү яулады. Молодцы!
-
Әтиемә бүләк 24.02.2016

Ватанны саклаучылар көненә карата Яңа Сәрдә башлангыч мәктәбе укучылары әтиләренә бүләкләр ясадылар.
-
Бәйрәм белән, ир - егетләребез! 23.02.2016

Сез булганга имин булып ата таңнар.
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын ир-егетләр.
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр. -
21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне 22.02.2016

Халкым теле миңа - хаклык теле
Аннан башка минем телем юк.
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне. Бу көнне билгеләп үтү инициативасы белән Бангладеш Республикасы чыга. Анда 1957 нче елның 21 нче февралендә, туган телдә белем алу хокукын даулап, 5 студент һәлак була. Бу көн 2000 нче елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә " Халыкара Туган тел көне" дип билгеләп үтелә башлады.
Бүген мәктәптә 5 нче класс укучылары белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина А. М. Халыкара туган тел көненә багышланган "Тел - рухи дөнья көзгесе" дигән кичә үткәрелде. Класс сәгатьләрендә дә түбәндәге темаларга "Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа!", "Телебездә - тарихыбыз", "Тел дигән дәрья бар" әңгәмәләр үткәрелде.
-
Акция "Здоровая зима зимушка" 19.02.2016

С целью популяризации активного, позитивного, здорового способа организации собственного досуга на территории школьных дворов среди учащихся 1-6 классов 19 февраля 2016 года члены отряда «Smид» после уроков провели акцию «Яркая, здоровая зимушка-зима».
Призвали детей вести ЗОЖ.
-
Минем әти - әфганчы 17.02.2016

15 нче февраль - Әфган сугышы тәмамлануга 27 ел тулу уүаеннан, 7 сыйныф укучылары "Минем әти - әфганчы" темасына тәрбия сәгате үткәрделәр. Сыйныфка кунак итеп Шәйхиева Зәлинә белән Рәсимнең әтиләре - Шәйхиев Зөлфәтне чакырдылар. Ул сугышта күргәннәре, кичергәннәре турында укучыларга сөйләде. Шулай ук укучылар биргән сорауларга бик теләп җавап бирде. Вакыт табып очрашуга килгән өчен, укучылар Зөлфәт абыйларына үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
Муса Җәлил эзләре буйлап 16.02.2016

15 нче февраль - Татар халкының патриоты, бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Ул әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрь. Мәктәбебездә патриот шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән якыннан таныштыру, укучыларда шагыйрь иҗатына карата кызыксыну уяту, патриотик хис, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан “Муса Җәлил эзләре буйлап” дип исемләнгән тәрбия әңгәмәләре үткәрелде.
-
Песни военных лет 11.02.2016

Сегодня в школе прошел конкурс песен военных лет. Учащиеся подготовили эмоциональные, яркие выступления. Исполняли песни группами и соло. Огромное спасибо всем участникам. Молодцы!
Песня! Как много она значит в жизни каждого из нас, в судьбе всей страны. Песня была участницей многих великих свершений.
песни Великой Отечественной войны - ярчайшая страница духовного богатства советского народа, сумевшего в грозный час смертельной опасности не только выстоять в битвах с могучим врагом, но и отразить в художественных образах поэзии и музыки свои думы, надежды, свой несокрушимый оптимизм и глобукую уверенность в победе.
-
Фәнни - иҗади конференциядә катнашу 10.02.2016

Мәктәпнең татар теле укытучысы Сафина А. М. 7 класс укучысы Шәйхиева Зәлинә белән Муса Җәлилнең иҗади мирасына багышланган фәнни - иҗади конференциядә катнашу өчен әзерләнәләр.











