Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422033, РТ, Арский район, д. Шурабаш, ул. Чавайна, д. 2 А/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Шурабаш авылы, Чавайн урамы, 2а йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-22-50 |
| E-Mail: | ssh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шурабашская ООШ" |
| Руководитель: | Ибрагимова Радина Гаптелахатовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 38 / Бездә укыйлар 38 укучы |
| У нас учат: | 17 / Бездә укыталар 17 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 ( 185 ) 186 187 188 189 190 >>
-
Өмә 31.03.2017

Бүген мәктәп укучылары белән өмәгә чыкты. Укучылар мәктәп тирәсен җыештырдылар һәм мәктәп территориясендәге карларны тараттылар.
-
Волейбол ярышы 27.03.2017

Бүген Арчада волейбол ярышы буенча профсоюз оешмаларының финал ярышлары узды. Әлеге ярышта мәктәбебезнең хатын-кызлар командасы да катнашты.
-
Математикадан сынап карау имтиханы 25.03.2017

Каникул чорында 9 класс укучылары Бердәм Дәүләт имтиханнарына әзерләнүләрен дәвам итәләр. Алар өчен, график нигезендә, консультацияләр, өстәмә эшләр оештырылды. 24 март көнне математикадан сынап карау имтиханнары оештырылды. Укучылар шунда катнашалар.
-
Котлыйбыз! 24.03.2017

Мәктәбебез укучылары пожар куркынычсызлыгы буенча "Неопалимая купина" дип аталган Республика конкурсының район этабында актив катнаштылар. Төрле номинацияләрдә катнашкан эшләрнең нәтиҗәләре дә бар. 1 урын: 2 класс укучысы Мубаракшина Нәзирә - рәсем (Закирзянова Г.Г.), 4 класс укучысы Анисимов Артур - макет (Анисимова С.Т.), 8 класс укучысы Идиятуллина Алисә - кроссворд (Идиятуллина Р.Т.), 2 урын: 5 класс укучысы Шәйхиева Айзирә - ребус, 7 класс укучысы Мусина Илүзә - рәсем (Идиятуллина Р.Т.), 4 класс укучысы Гарипова Сөмбел һәм 5 класс укучысы Фазлеева Чулпанның эшләре дә әлеге конкурста катнашты. 1 урынга чыккан укучыларыбызның эшләре Республикага җибәрелде. Молодцы!!! Уңышлар сезгә!
-
Зона ярышлары 22.03.2017

22 нче март көнне Яңа Кенәр урта мәктәбендә башлангыч профсоюз оешмаларының волейбол буенча зона ярышлары булып узды. Ярышта Яңа Кенәр, Шурабаш, Яңа Кишет, АСОШ №7, гимназия №5, ААПК, Яңа Кенәр балалар иҗат йорты профсоюз оешмаларының хатын-кызлар командалары актив катнашты. Ярыш бик күңелле һәм киеренке барды, чөнки уенчылар бик әзерләнеп килгәннәр. Әлеге ярыштан безнең мәктәпнең хатын-кызлар командасы Яңа Кенәр урта мәктәбе дирекциясе һәм профсоюз комитеты тарафыннан грамота белән бүләкләнделәр һәм 2 урынга лаек булып финалга чыктылар. Кызларыбыз 27 февраль көнне районда узачак ярышта катнашачаклар. Молодцы! Алдагы уенда уңышлар телибез.
-
Консультацияләр дәвам итә 20.03.2017

Каникул чорында 9 класс укучылары өчен имтихан тапшыра торган фәннәрдән консультацияләр уздырыла.
-
Нәүрүз мөбәрәкбад! 18.03.2017

Нәүрүз барлык Татарстан халкына тынычлык,хезмәт шатлыгы, сәламәтлек алып килсен!
-
Мәктәп инспекторы белән очрашу 15.03.2017

Бүген ата-аналар мәктәп инспекторы Нигматуллин Н.К. белән очраштылар.Нил Камбилович ата-аналарга райондагы яшүсмерләр белән эшнең торышы турында сөйләде .2016 елның август ае белән чагыштырганда исәпкә алынган яшүсмерләр санының артуы турында әйтте.Бу бигрәк тә кич белән урамда йөргән баларга карата кулланылган. Нил Камбилович ата-аналарга укучыларның кичке вакытта өйдә булуларына игътибар итәргә кирәклеген аңлатты.Ул шулай ук укучыларның интернет челтәрендә төрле сайтларда утыруларына да күзәтү ясарга кирәклеген әйтте.
-
Ата-аналар җыелышы 15.03.2017

-
Подготовка к ОГЭ 14.03.2017

Учитель математики Гайфуллина Р. Р. провела сегодня консультации в 9 классе по информатике. Учащиеся готовятся к ОГЭ











