Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422033, РТ, Арский район, д. Шурабаш, ул. Чавайна, д. 2 А/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Шурабаш авылы, Чавайн урамы, 2а йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-22-50 |
| E-Mail: | ssh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шурабашская ООШ" |
| Руководитель: | Ибрагимова Радина Гаптелахатовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 38 / Бездә укыйлар 38 укучы |
| У нас учат: | 17 / Бездә укыталар 17 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 ( 163 ) 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Живая классика 30.03.2018

Ученица нашей школы Хадиева З. награждена дипломом за участие в районном этапе всероссийского конкурса юных чтецов "Живая классика"
-
Волейбол ярышы 26.03.2018

Бүген Яңа Кишет төп гомумбелем мәктәбендә профсоюз членнары арасында зона ярышы узды. Шурабаш, Яңа Кишет, Яңа Кырлай, Яңа Кенәр балалар иҗат йорты командалары үзара көч сынаштылар. Мәктәпләр зур әзерлек белән килгәннәр, бик матур уен күрсәттеләр. Әлеге ярышта безнең мәктәп коллективы 1 урынга лаек булды. Молодцы! Арчада узачак ярышта кызларыбызга бары тик уңышлар һәм җиңү теләп калабыз.
-
Рәхмәт сиңа, Әлифба! 23.03.2018

Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме?
Күңелләр түрендә – Әлифба бәйрәме!
Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле,
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме!
Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме. Әле яңа гына мәктәп ишеген ачып кергән укучыларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезмәт итмәсен, ул зул дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан, Азбукадан башланган. Бәйрәмдә укучылар төрле биремнәр үтәделәр, җырладылар, биеделәр. Кунакка Арыслан, Кызыл калфак, Әлифба, Туган тел килде. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Хуш киләсең, Нәүрүз! 21.03.2018

Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,
Күктән нурлар сибелә.
Туган илем, туган җирем
Язны күреп сөенә.
Бүген мәктәптә 7 класс укучылары катнашында "Хуш киләсең, Нәүрүз!" дип аталган музыкаль тамаша булды. Бәйрәмдә Кыш бабай белән Нәүрүз үзара көч сынаштылар, балалар җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар.
-
Су- тереклек чыганагы. 14.03.2018

Язгы мәрхәмәтле эшләр атналыгы кысаларында география укытучысы Хафизова И.Р 6 класс укучылары белән су ресурсларына сакчыл караш, шәфкатьлелек тәрбияләү максатыннан, "Су- тереклек чыганагы" дип аталган чара уздырды. Укучылар дөньякүләм һәм халыкара табигать көннәре, Татарстандагы, туган як елгалары белән таныштылар,суның кеше тормышындагы әһәмияте турында сөйләштеләр..
-
"Слово есть поступок" Л.Н. Толстой 13.03.2018

Мероприятие было приурочено стартовавшей "Весенней неделе добра" и отмечаемому в 2018 году юбилею со дня рождения писателя.
Лев Николаевич Толстой - выдающийся русский писатель, философ, педагог. Начало его педагогической деятельности относится к 1849 году, когда он начал заниматься с крестьянскими детьми. В 1859г. он открыл школу в Ясной Поляне, а затем еще несколько в своем посредническом участке.
Учительница русского языка и литературы Мубаракшина Л.И провела круглый стол на тему "Детство и творчество Л.Н.Толстого". Учащиеся посмотрели фильм, посвященный казанскому периоду жизни Льва Николаевича. Потом школьники отвечали на вопросы викторины и обсуждали вопросы творческого наследия великого русского писателя.
-
2018 год объявлен Президентом Российской Федерации В.В.Путиным Годом добровольца и волонтера. 12.03.2018

Цель добровольческой акции «Весенняя неделя добра - эстафета добрых дел #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» - вовлечение жителей Республики Татарстан, в первую очередь молодежи, в добровольческую деятельность, реализацию позитивных мероприятий, направленных на решение социально значимых проблем.
-
Мәрхәмәтле Татарстан 12.03.2018

Мәрхәмәтле Татарстан акциясе старт алды. Беренче көн "Мы вместе Без бергә" исеме астында узды. Акция кысаларында башлангыч класс укучылары белән “Милләтләр дуслыгы көне” темасына чаралар һәм Дуслык дәресләре узды.
-
Бәйрәм белән! 07.03.2018

Менә тагын барыбыз да зур түземсезлек белән көткән 8нче март- чәчәкле яз бәйрәме җитте. Бу көнне без әниләрне, әбиләрне, апаларны, гомумән барлык хатын-кызларны тәбрик итәбез. Хөрмәтле әниләр, дәү әниләр, укытучы апалар, сөйкемле кызларны котлап бүген укучыларыбыз бәйрәм концерты куйдылар.
Бәйрәмегез белән, гүзәл затлар,
Бәхет кояшыгыз сүнмәсен.
Җаннарыгыз тыныч булсын иде,
Кайгы-хәсрәт сезгә тимәсен!
-
Шигырь бәйрәме 06.03.2018

Буген Ш. Галиевның 90 яше уңаеннан "Шигырь бәйрәме" узды











