Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарст/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422033, РТ, Арский район, д. Шурабаш, ул. Чавайна, д. 2 А/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Шурабаш авылы, Чавайн урамы, 2а йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-22-50 |
| E-Mail: | ssh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шурабашская ООШ" |
| Руководитель: | Ибрагимова Радина Гаптелахатовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 38 / Бездә укыйлар 38 укучы |
| У нас учат: | 17 / Бездә укыталар 17 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарст/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
14 нче көн 17.06.2018

Лагерыбызның бүгенге көне дә сәяхәтләргә бай булды. Күңелле викториналар, табышмаклар, конкурслар аша балалар белемнәрен искә төшерделәр, ныгыттылар. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Балаларга бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды.
-
13 нче көн 16.06.2018

"Дуслык ” ял лагереның унөченче көне дә сизелми үтеп китте. Бүген ул табигатьтә, спорт залында күңелле уеннар уйнау белән балалар күңелендә калыр. Ә табигатьтә скакалка сикерү, йөгерү ярышыннан алган бүләкләрне алар истәлек итеп сакларлар.
-
12 нче көн 15.06.2018

Мәктәп яны лагереның эшчәнлеге дәвам итә. Иртәнге зарядкадан соң, башлангыч сыйныф укытучылары тарафыннан әзерләнгән кызыклы дәресләрдә актив катнаштылар. Укытучы апалары тарафыннан оештырылган төрле кызыклы уеннарда катнашып, барысы да бүләкләр алдылар, биеделәр. Әлеге бәйрәм аларга бик ошады, вакыт үткәне дә сизелмәде
-
11 нче көн 14.06.2018

Бүгенге көнебез дә бик күңелле үтте. Көнебез урамда төрле уеннар белән башланып китте.Тәрбиячеләр төрле кызыклы уеннар, сәяхәтләр үткәрә. Балалар да бик теләп уеннарда катнашалар һәм аларга бик ошый. Көнебез кызыклы һәм файдалы үтте.
-
10 нчы көн 13.06.2018

Лагерьның унынчы көне дә укучылар күңелендә озак сакланыр. Иртәбез иртәнге зарядка белән башланып китте. Әйдәман апалары аларга төрледән-төрле уеннар, ярышлар, экскурсияләр, кызыклы очрашулар оештыралар.Укучылар бик теләп йөриләр.
-
9 нчы көн 12.06.2018

Лагерьда Россия көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Әлеге бәйрәмнең максаты - туган илебезгә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү. Россия гимны яңгыраганда тантаналы рәвештә илебезнең флагы чыкты, аның төсләренең мәгънәләрен нәни ял итүчеләребез бик яхшы белә икән! Барлык балалар басып, гимнга кушылып җырлады. Бу көнгә багышлап, алар төрле концерт номерлары да әзерләп килгәннәр: Россия турында шигырь сөйләү, җырлар булды, шулай ук балалар тәрбиячеләре белән берлектә флешмоб-бию оештырдылар.
-
“Дус булып яшик” 12.06.2018

Бүген, лагерьның сигезенче көне, укучылар өчен “Дус булып яшик” девизы астында үтте. Иртәнге аштан соң, балалар төрле-төрле конкурсларда катнаштылар, төрле милләт уеннарын уйнадылар. Тәмле төшке аш ашап, яңа көчләр туплагач, укучылар тирә-яктагы матурлыкны кәгазь битенә күчерделәр. Көн файдалы һәм күңелле үтте.
-
7 нче көн 10.06.2018

Бүген лагерьда Сабантуй оештырылды. Балалар бик яратып уеннарда катнашты, күңел ачты. Барлык катнашучыларга һәм җиңүчеләргә бүләкләр бирелде.
-
6 нчы көн 09.06.2018

Лагерьның алтынчы көне дә сизелми үтеп китте. Бүгенге көн дә балалар күңелендә калыр. Табигатьтә скакалка сикерү, йөгерү ярышыннан алган бүләкләрне алар истәлек итеп сакларлар.
-
5 нче көн 08.06.2018

Бишенче көн күңелле лагерь тормышы дәвам итә. Бүген укучылар кәгазьдән самолет очырып , тизлеккә, төгәллеккә,ераклыкка үз көчләрен сынадылар. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнап сәламәтлекләрен ныгыттылар. Ә иң кызыклысы “Хәзинә” эзләү булды. Хәзинә эзләү бик җиңел эш түгел икән . Әзләп тапканчы бик нык тырышырга кирәк булды. Иң оста детектив беренче булып “хәзинәне” куреп алды.











