Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 276 277 ( 278 ) 279 280 >>
-
Куркынычсыз җәй 30.05.2016

Укучыларның дәрестән тыш вакытларын, каникулларын хәвеф-хәтәрсез уздыру – укытучыларның һәм ата-аналарның бурычы. Бүгенге алга киткән җәмгыять шартларында гаилә, мәктәп, хокук саклау органнары бердәм булса гына балаларыбызны ялгышулардан саклап кала алабыз. Мәктәп укучыларын җәйге каникулларга җибәрер алдыннан, тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнү буенча класс сәгатьләре уздырылды. Анда пожар куркынычсызлыгы, юлда йөрү кагыйдәләре, өйдә үзең генә булганда, чит кешеләр белән очрашканда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында аңлатылды.
-
В.П.Энгальгард исемендәге астрономик обсерваториягә сәяхәт
27.05.2016
Бүген 5 сыйныф укучылары В.П.Энгальгард исемендәге астрономик обсерваториягә барып кайттылар.
-
Тукай Кырлайга сәяхәт 26.05.2016

-
"Соңгы кынгырау" 25.05.2016

-
Педсовет утырышы.
24.05.2016
Бүген мәктәптә педсовет утырылышы булып узды. Анда "Соңгы кыңгырау", икенче сыйныфка күчерү турында сәйләшү алып барылды.
-
Профилактика Советы 21.05.2016

20 нче майда мәктәптә уку буенча артта калучы һәм хокук бозучы укучылары профилактика Советына чакырдылар. Анда мәктәпнең администрациясе, педагогик составы, ата – аналар һәм мәктәп инспекторы катнашты. Советта күтәрелгән мәсьәләләр бик озак каралды, чөнки мәктәпнең балаларга ярдәм итәргә теләкләре зур. Һәм балаларга җәй көне дә тәртипне бозмаска дип кисәтү ясалды.
-
"Карлыгачка" кабул итү 20.05.2016

20 нче май көнне мәктәбебезнең 1 сыйныф укучыларын Татарстан Варислар берлегенең карлыгачлар сафына кабул итү тантанасы булып үтте. Укучылар карлыгач законнарын төгәл үтәргә, тырышып укырга, эшләргә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә тантаналы төстә ант иттеләр.
-
Үзәк стадионда бик зур спорт чарасы узды 20.05.2016

19 май көнне Арча шәһәренең Үзәк стадионда бик зур спорт чарасы узды. Балалар бакчасының өлкән һәм әзерлек төркемнәренең тәрбияләнүчеләре ГТО нормаларын тапшырдылар. Безнең балалар да бу чарада актив катнаштылар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
-
Асфальтта рәсем конкурсы 19.05.2016

Бүген безнең ике укучыбыз район күләмендә уздырылган асфальтта рәсем конкурсында катнаштылар. Һәм Мөхаммадеева Мәдинә “Татарстан Республикасында елга су саклау зоналары” номинациясендә 1 урын, Мөхәммәтҗанова Исламия “Юл йөрү кагыйдәләрен бел” номинациясендә 3 урын яуладылар.
-
"Мәдәни көндәлек" 18.05.2016

Быел безнең мәктәптә барлык балалар да ике көндәлеккә ия булдылар – аларның берсе уку фәннәре буенча төп көндәлек булса, икенчесе “Сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” иде. Уку елы дәвамында көндәлектәге мәгълүмат ярдәмендә укучылар Татарстанның мәдәни объектлары белән таныштылар, мәдәният учакларына барып кайткач, хатирәләрен, хис-кичерешләрен көндәлеккә яздылар.










