Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
"Театр яктылыкка, нурга илтә"
05.02.2021
Мәктәбебезнең “Шаяннар төркеме” теарт коллективы районкүләм “Театр яктылыкка , нурга илтә” исеме астында узган театр фестивалендә катнашып 1 урын яулады. 5 февраль көнне Арча шәһәренең 6 нчы номерлы мәктәбендә узган “Театр яктылыкка, нурга илтә” фестивалендә чыгыш ясадылар. -
"Светофорның өч күзе" 04.02.2021 Ш.Галиевнең " Светофорның өч күзе" шигыре аша зурлар төркеменә йөрүче балаларга светофорның әһәмияте аңлатылды.Уен ярдәмендә светофор турындагы белемнәре ныгытылды.

-
"Иван батыр"
04.02.2021
Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Гөлшат Камил кызы 1 нче сыйныф укучыларын мари халкының милли йолалары белән таныштырды. Танышуны дәвам итеп укучыларыбыз мари теленнән татар теленә тәрҗемә ителгән «Иван батыр» мультфилемен карадылар.
***
В честь Года родных языков и единства народа учитель татарского языка и литературы Закирова Гульшат Камиловна ознакомила учащихся 1 класса с национальными традициями марийского народа. Продолжая знакомство, ученики посмотрели мультфильм «Иван батыр», переведенный с марийского на татарский язык.
-
"Г. Тукай геройлары минем янәшәмдә"
04.02.2021
Укучыларыбыз “Г.Тукай геройлары минем янәшәмдә” исеме астында узучы районкүләм проектта катнашуны дәвам итәләр. -
Инглиз телендә җыр фестивале
03.02.2021
Җыр – ул рухлану, җыр – ул матурлыкка соклану. Җыр кешенең юлдашы. “Җырсыз кеше – канатсыз кош” – ди халык. Ноябрь ахырында гына мәктәбебездә гөрләп-шаулап “Татар җыры” фестивале узган иде. Ә бүген, 3 нче февральдә, “Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан “Инглиз җыры” фестивале узды. Һәр сыйныф актив катнашты. Аларның һәркайсы үз чыгышларын матур костюмнар һәм хәрәкәтләр белән бизәп, җыр башкаруда үз осталыкларын күрсәттеләр. Чыгышлар зәвыклы һәм иҗади булуы белән аерылып торды. Фестивальнең иң яшь җырчылары – балалар бакчасынннан зурлар төркеме иде. Үзләре кечкенә генә булсалар да, туган телдә генә түгел, чит телдә дә оста итеп чыгыш ясадылар. Җыр фестивальләренең “визит карточкасы” булып, аның алып баручылары тора. Алып баручылар тамашачылар белән элемтәгә телевизор экраннары аша чыктылар. Бу күренеш килгән кунаклар һәм катнашучылар арасында зур кызыксыну уятты. Ә менә катнашучыларыбызны бәяләү өчен жюри әгъзалары итеп Арча муниципаль районы Мәгариф идарәсеннән тәрбия эшләре буенча методист Галиятуллина Ләйсән Фәрит кызы һәм Арча педагогия көллияте укытучысы Сабирова Ләйсән Тәбрис кызы килгән иде. Алар фестивальгә һәм укучыларның чыгышларына югары бәя бирделәр. Шушындый фестивальләр үткәрү яңалыкка омтылуга да һәм замана белән бергә атлауга да этәргеч булып тора. Зур әзерлек куеп, мавыктыргыч бәйрәм оештырганнары өчен укытучыларга, укучыларга, тәрбиячеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез! -
“Якташларыбыз Бөек Ватан сугышы турындагы елъязмаларда” – “Наши земляки в летописи Великой Отечественной...”
03.02.2021
Мәктәбебез китапханәсендә "Якташларыбыз Бөек Ватан сугышы турындагы елъязмаларында" исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды. М.Мәһдиев, Г..Бәширов китаплары да, якташларыбыз турындагы "Арчалылар - Бөек Ватан сугышында" китабы да күргәзмәдә үз урыннарын алдылар. -
"БЛОКАДНЫЙ ХЛЕБ"
02.02.2021
Наша школа продолжает участие во Всероссийской акции памяти "Блокадный хлеб". Акция призвана напомнить о мужестве жителей Ленинграда. Блокада Ленинграда длилась 872 дня. каждый день стал тяжелым испытанием в жизни блокадников. ***
Безнең мәктәп "блокадалы икмәк"Бөтенроссия Хәтер акциясендә катнашуын дәвам итә. Акция Ленинград халкының батырлыгын искә төшерүгә юнәлдерелгән. Ленинград блокадасы 872 көн дәвам итте. блокадачылар тормышында һәр көн авыр сынау булган.
-
"Сталинградская война"
02.02.2021
2 февраля 1943 года Советские войска разбили немецко-фашистские войска в Сталинградской битве. Этот подвиг вошёл в историю, и по сей день 2 февраля является Днём воинской славы. Она началась 17 июля 1942 года и закончилась 2 февраля 1943 года. Эта битва считается самой напряжённой. Сохраняя память, в нашей школе прошли классные часы, учащиеся смотрели видеофрагменты.***
1943 елның 2 февралендә совет гаскәрләре Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итә. Бу батырлык тарихка кереп калды, һәм бүгенге көнгә кадәр 2 февраль Хәрби дан көне булып тора. Ул 1942 елның 17 июлендә башлана һәм 1943 елның 2 февралендә тәмамлана. Бу көрәш иң киеренке санала. Безнең мәктәптә сыйныф сәгатьләре үтте, укучылар видеофрагментлар карадылар.
-
02.02.2021

Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның "Татар сүзе" республикакүләм бәйгесендә уртанчылар төркеменнән Гатауллин Р.,зурлар төркеменнән Мөхетдинов А. катнашып,Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.Котлыйбыз!!!
-
Гражданско-патриотический месячник
01.02.2021
По традиции в школе февраль посвящён гражданско-патриотической работе. сегодня прошёл информационный блок, посвящённый открытию гражданско-патриотического месячника. Каждый из вас может принять участие в различных мероприятиях.Наша Родина – Россия!
Здесь родились мы на свет,
Нет земли для нас красивей
И любимей в мире нет!
Здесь твой дом, твоя семья,
Здесь живут твои друзья!
Должен Родину, как мать,
Ты беречь и защищать!










