МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
"Без Тукай варислары" 18.04.2019

Габдулла Тукайның 133 еллыгы уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, 2019 нчы елның 18 нче апрелендә Арча муниципаль районы В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе» базасында «Без – Тукай варислары» исемендәге шигырь укучылар конкурсы оештырылды. Анда безнең мәктәптән 3 нче класс укучысы Фазлыева Таңсылу ( класс җитәкчесе Әхмәтҗанова Гөлшат Хатибовна) һәм 9 нчы класс укучысы Хәкимова Гөлинә Фидаиль кызы (Хисмәтуллина Венера Бариевна) катнашып, диплом алып кайттылар. Укучыларыбызга иҗади унышлар телибез.
-
"С деньгами на "Ты" 18.04.2019

Бүген мәктәбебездә Бөтенроссия финанс грамоталыгы атналыгы кысаларында " С деньгами на "ТЫ" или зачем быть финансово грамотным" темасына онлайн-дәрес үткәрелде. Бу дәрестә укучылар финанс мәсьәләләрен грамоталы чишү, дөрес карарлар кабул итү буенча белемнәрен тулыландырдылар.
-
ВПР 17.04.2019

Бүген 4 класс укучылары рус теле фәненнән ВПР эшләделәр.
-
16.04.2019

Бүген укучылар белән мәктәп чәчәклегенә утырту өчен чәчәк үсентеләрен пикировать итү белән шөгыльләндек.
-
Юрий Гагарин - беренче. 12.04.2019

Бүген 12 нче апрель – космонавтиканың туган көне. Моннан 48 ел элек, дөньяда беренче мәртәбә бортына кеше утырткан “Восток” космик корабле Җир тирәли орбитага чыгарылды. Ул җир шарын 108 минут эчендә әйләнеп чыкты. Галәмнең очсыз-кырыйсыз киңлекләрен беренче булып очучы-космонавт Юрий Гагарин күрә. Шушы вакыйгадан соң бу көн Космонавтика көне итеп билгеләп үтелә. Тарих битләрендә Юрий Алексеевич Гагарин дөньядагы иң беренче космонавт булып язылып калды. Шуңа да аны “Галәм пионеры “ дип атадылар. Кешелекнең гасырлар буе хыялланганы тормышка ашты...
-
Космос темасын дәвам итеп... 11.04.2019

Дөньяда беренче мәртәбә кешенең космоска оча башлавын билгеләп үтү уңаеннан СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрелендәге Указы нигезендә 12 апрель Бөтендөнья космонавтика көне дип билгеләнде. 1957 елның 4 октябрендә Җир шары тирәли Җирнең ясалма иярчене җибәрелгән була. Юрий Гагарин утырган "Восток" корабле галәмгә очып, 108 минуттан Җир шарын әйләнеп кайта. Менә шушы мәгълүматлар турында башлангыч сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрелде, рәсемнәр ясалды.
-
10.04.2019

Бүген мәктәбебезгә Әтнә техникумы белән 9 класс укучыларын таныштыру өчен татар теле һәм әдәбияты укытучысы килде. 9 нчы класс укучыларын үз уку йортлары белән таныштырды, үзләренә укырга чакырды. Укучылар бик кызыксынып тыңладылар.
-
"Иң матур ракета" 10.04.2019

Бүген 3 класс укучылары белән "Иң матур ракета" темасына пластилиннан ракета ясау конкурсы оештырылды.
-
Әти-әниләр җыелышы 05.04.2019

Бүген мәктәбебездә чираттагы әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышта 3 чирек нәтиҗәләре, 4 чиреккә бурыч һәм максатлар белән таныштырылды. Иске Кырлай авылы китапханәчесе Хамзина В.Н. "Китап уку кирәкме?" дигән темага чыгыш ясады, иң күп китап укучы балаларның әти-әниләренә бүләкләр тапшырды. Арча мәшгүльлек үзәгеннән килгән вәкил интернет аша түләүләр түләү тәртибе турында сөйләде.
-
"Кошларны каршылыйк!" 04.04.2019

Экология министрлыгы һәм Мәгариф идарәсе белән берлектә үткәрелгән "Кошларны каршылыйк!" конкурсында катнашып, 6 класс укучысы Сайфуллин Риназ 2 урынга даек булды.


















