МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Казанга экскурсиягә бардык. 30.04.2019

6 класс укучылары Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар. Шәһәрнең Бауман урамы, зоопарк, Җиңү паркы балаларга бик ошады. Казанның истәлекле урыннарында фотоларга төшеп, күңелле ял итеп кайту балалар күңелендә озак сакланыр.
-
29.04.2019

Бүген Кенәр мәктәбендә уздырылган РСФСР ның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге 3 нче районара һәм 7 нче мәктәпкүләм "Татарстан - туган йортыбыз" фәнни - гамәли укучылар конференциядә мәктәбебездән 3 нче класс укучысы Фазлыева Таңсылу һәм 9 нчы класс укучысы Галиахметова Эльвина уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
Өмәдә 27.04.2019

Мәктәбебез янында бүген өмә оештырдык. Тирә - юньне кипкән яфраклардан һәм чүп - чардан чистарттык
-
Тукай бәйрәме 26.04.2019

Бүген - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Татар шигъриятендә Габдулла Тукай - иң якты йолдыз. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык - безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Тукайның үз милләтенең киләчәге, теле, мәгърифәте, сәяси үсеше өчен җан атып яшәгән татар баласы булуын һәм татар әдәбиятын дөнья киңлекләренә алып чыккан милли шагыйрь икәнен һәрдаим истә тотарга тиешбез.
-
Инглиз теле фестивале 25.04.2019

5 нче класс укучысы Низаметдинов Кәрим районда уздырылган инглиз теле конкурс-фестивалендә катнашып уңышлы чыгыш ясап кайтты. Алга таба да аңа уңышлар телибез!
-
ВПР 24.04.2019

Бүген 4 класс укучылары әйләнә-тирә фәненнән ВПР биремнәрен эшләделәр.
-
23.04.2019

Язгы өмәләр башланды. Бүген юл кырыйларын чүпләрдән арындырдык.
-
Бөтендөнья Җир көне 22.04.2019

22 апрель - Бөтендөнья Җир көне. Укучылар белән " Табигать язмышы" дигән тема астында класстан тыш чара уздырылды.
Туган җир бер генә,
Кадерләрен бел генә.
Дәвала аның һәр ярасын,
Син бит соң табигать баласы.
Шуңа ышанасы килә, үсеп килүче яшь буын Җир -Анабызга мәрхәмәтле булыр, аны саклый, тоя белер. Күзләрне иркәләгән, җан - тәннәргә сихәт биргән гүзәлләрдән гүзәл табигатьне саклау, яклау - кеше кулыннан килә торган эш.
-
Урок Цифра 20.04.2019

20 апреля в МБОУ «Старокырлайсая ООШ» во всех классах был проведён «Урок Цифры» по теме «Управление проектами».На уроке ребята узнали что такое проектная деятельность, какими признаками обладают проекты и в чем их специфика в области информационных технологий. Урок раскрыл механизм управления командой и важность роли руководителя проекта. Кроме того, в процессе управления проектом дети познакомились с двумя подходами к управлению проектами: классическим методом «Водопад» и современным подходом «Аджайл» (Agile).На онлайн-тренажере они попробовали руководить проектом онлайн, используя изученные подходы.
-
Һөнәрле үлмәс-һөнәрсез көн күрмәс. 19.04.2019

Бүген башлангыч класс укытучылары Ахметзянова Г.Х. һәм Ситдикова Ф.Х. “Һөнәрле үлмәс- һөнәрсез көн күрмәс” исеме астында класстан тыш чара үткәрделәр. Әлеге чара 2019 елның август аенда Казан шәһәрендә үткәреләчәк Worldskills бөтендөнья чемпионатына багышланды. Бу чарага шушы туып үскән, үз эшен ачкан Дәүләтбаев Илшат Миннефәр улы чакырылды. Илшат Миннефәр улы укучыларга үзенең эшен кайчан һәм ничек башлап җибәрүе, эшенең авыр һәм уңай яклары турында сөйләде. Һәр бала кечкенәдән хезмәтне яратып һәм эшләп үссеннәр дип теләк теләде.


















