МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Проект эше 12.10.2020

1-4 класс укучылары белэн әйләнә - тирә дәресендә "Көзге яфраклар" темасына кагылышлы проект эше башкарылды. Проект эше этаплап үтәлде:
1) Төрле агачларның көзге,алтынсу яфраклары белән танышу;
2) Яфракларны җыю, дөрес итеп киптерү;
3) Кипкән яфраклардын төрле эшләнмәләр башкару;
4) Гербарий үрнәге ясап күрсәтү.
Нәтиҗә: Уен форматындагы дәрестә , укучылар һәр яфракның үз матурлыгы барлыгына, аларның кирәклегенә, һәр ел фасылының үзенчәлекле булуына тагын бер кат инандылар
-
Көзге өмә 10.10.2020

Көзнең дә үз матурлыгы бар. Әле көннәр коры, матур тора. Агачлар яфракларын коя, үләннәр корый. Әкренләп тирә - юньне чистартып куярга кирәк. Чисталык саклау- күркәм гадәт. Шимбә көн көзге өмә дип игълан ителде. Укытучылар коллективы һәм техник хезмәткәрләр мәктәп территориясен чистартырга чыктылар.
-
09.10.2020

Буген Арча стадионында роллерларда шуу буенча уздырылган ачык чемпионатта физкультура укытучысы Ситдиков А.Г җитәкчелегендә спотрчыларыбыз катнашып уз көчләрен сынадылар.
-
07.10.2020

Мәктәбебездә короновирус һәм аннан саклану турында даими рәвештә класс сәгатьләре үткәрелә. Укытучылар һәм укучылар маскадан йөри. Иртән һәр баланың һәм хезмәткәрләрнең температурасы үлчәнә.
-
Укытучылар көне 05.10.2020

Бүген мәктәбебездә Укытучылар көне билгеләп үтелде Укучылар котлап шигырьләр сөйләделәр. Үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
-
Укытучылар көне белән! 03.10.2020

Хөрмәтле Укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телибез.
Бар гомерне җитәр яктыртырга,
Сез кабызган утның яктысы.
Нурга күмсен иде гомерегезне
Безнең гомернең дә балкышы. -
02.10.2020

Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган концерт программасында безнең укучыларыбыз катнашты.
-
"Өлкәннәр көне" 02.10.2020

Хөрмәтле өлкәннәребез!
Сәламәтлек ташламасын сезне,
Һәр көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
-
"Мәрхәмәтлелек атнасы" 30.09.2020

"Мәрхәмәтлелек атнасы" уңаеннан мәктәптә торле чаралар үтте. Укучылар авылыбызның һәйкәл янын җыештырдылар. Бу бик кирәкле һәм һәркемнең кәефен кутәрә торган эш булды. Һәйкәл яны чистарып һәм яктырып киткәндәй булды.
-
ВПР 29.09.2020

ВПР по истории в 8 классе


















