МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
"Кызыклы математика" класстан тыш чара 10.12.2020

Мәктәбебездә математика- физика атналыгы бара. Һәр көн укучылар белән төрле чаралар оештырыла. Бүген башлангыч класс укучылары белән "Кызыклы математика" дигән класстан тыш чара үткәрелде. Чараның максаты:
1. Укучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштыру;
2. Уйлаган фикерне дөрес итеп формалаштырып әйтеп бирү сыйфатын үстерү;
3. Математика фәненә иҗади кызыксыну уяту;
4. Кызыксынучанлык, эзләнүчәнлек, тырышлык кебек сыйфатлар тәрбияләү;
5. Коллективта эшләргә өйрәтү.
Укучылар ике командага бүленде, исем сайладылар. бирелгән биремнәрне тиешле дәрәҗәдә башкарып ике команданың да баллары тигез булу сәбәпле дуслык җиңү яулады. Куелган максатка ирешелде, кичә истә калырлык булды.
-
9 нчы декабрь - Ватан геройлары көне 09.12.2020

Класс җитәкчеләре ( Гилязиева Г.Р. хәм Шәрәфиева Г.З.) 8- 9 класс укучыларына "Яныбызда геройлар" дигән тема астында класс сәгате уздырды. "Батырлык", "герой", "намус", төшенчәләре турында әңгәмә алып барылды, укучылар батырлык турында мәкальләр һәм әйтемнәр , яныбыздагы хәзерге көн батырлары белән таныштылар. Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: һәркемгә һәрвакыт батырлык күрсәтергә мөмкинлек бар. Моның өчен бары тик тырышып эшләү, гаделлек кенә кирәк.
-
Физик марафон 08.12.2020

Математика - физика атналыгы кысаларында 7-9 класс укучылары белән "Физик марафон" уздырылды. Укучылар физика буенча үзләренең белемнәрен кулланып, төрле сынаулар аша уздылар. Марафон бөтен кешегә дә ошады.
-
Математик КВН 08.12.2020

07.12 - 12.12 көннәрендә мәктәбебездә математика - физика атналыгы бара. Һәр көнне укучылар белән математик һәм физик чаралар оештырыла. Бүген 6 нчы класс укучылары арасында "Математик КВН" узды. Укучылар үзләренең математик белемнәрен һәм көчләрен ике команда составында сынаштылар. Аз гына өстенлек белән "Зирәкләр" командасы җиңүгә иреште.
-
Всероссийская акция #БумБатл 07.12.2020

БумБатл акциясендә Иске Кырлай мәктәбе укучылары да актив катнаштылар.
-
04.12.2020

Бүген 1 - 3 класс укучылары белән гражданнарның билгесез югалу очракларын булдырмау максатыннан тәрбия сәгате үткәрелде. Укучыларга кеше югалган очракта яки адашкан вакытта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды. Хәзерге җәмгыятьтә еш очраша торган тормыш ситуацияләре турында, теләсә кайсы хәлдә уйлап эш итәргә һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә карата битараф булмаска кирәклеге төшендерелде.
-
"Экология- фән буларак" ачык дәресе. 03.12.2020

3 нче декабрь көнне 2-4 классларда әйләнә-тирә дөнья фәненнэн "Экология- фән буларак" дигән ачык дәрес узды.Дәрестә Экология министрлыгы белгече Латыш Фирдәүсә Камилевна һәм Ашыт дәүләт тыюлыгы хезмәткәре Габдрахманова Гөлнара Ильясовна катнашты.Укучылар дәрестә табигать буенча белемнәрен киңәйттеләр,үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.Дәрестә актив катнаштылар. Республика күләмендә уздырылган "Мин һәм кызыл китап"конкурсының муниципаль этабында катнашкан Газизов Нурислам грамота белэн бүләкләнде,аңа истәлекле бүләкләр тапшырылды. "Табигать гүзәллеге" рәсем конкурсында катнашкан кызларыбыз- Сафаргалеева Динә һәм Сафиуллина Алидә мәктәп грамоталары белән бүләкләнде. Нәтиҗә ясап,шуны әйтәсе килә:"Табигатьне саклау һәр кешенең,һәр милләтнең,һәр халыкның изге бурычы"
-
ВСЕРОССИЙСКИЙ ЭКОЛОГИЧЕСКИЙ УРОК 02.12.2020

Сегодня в 7 классе был проведен Всероссийский экологический урок " История вещей и экономика будущего".В ходе урока познакомились с историей создания вещей человеком и мудрым устройством круговорота веществ в природе, чтобы узнать, чему люди могут научиться у природы и как соединить биологию и технологию. Учащиеся выполнили задание "История вещей". В группах необходимо было составить из карточек последовательность, описывающую историю жизни любой вещи.Узнали о том, что такое циклическая экономика, и рассмотрели примеры ее воплощения на практике и получили макеты книжечек-памяток, которые помогут больше узнать о циклической экономике и поделиться интересной информацией с другими.
-
«Всероссийская акция «СТОП ВИЧ/СПИД» 01.12.2020

Сегодня были проведены мероприятия, приуроченные к Всемирному дню борьбы со СПИДом для обучающихся старших классов.
-
Географик диктант-2020
30.11.2020
29 ноябрьдә мәктәбебез Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Географик диктант” акциясенә кушылды. Укытучылар Россия географиясенә, табигатенә һәм аны өйрәнүгә кагылышлы төрле юнәлештәге сораулы тестларга җавап эзләделәр. Үзләренең географиядән белемнәре дәрәҗәсен сынадылар. Сораулар шактый авыр, катлаулы, шул ук вакытта кызыклы һәм мавыктыргыч иделәр. Мондый акцияләр илебезнең географиясен, табигатьне өйрәнү өлкәсендәге мөмкинлекләрен һәм казанышларын күбрәк белергә, күбрәк кызыксынырга этәргеч булып тора. Аларда үзләренең Ватаныны белән горурлану хисләре уята.


















