МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
"Сез географияне беләсезме? " 10.03.2021

Табигать фәннәре атналыгын дәвам итеп, география укытучыбыз "Сез географияне беләсезме? " дигән темага 7 класс укучылары өчен уен-дәрес оештырды. Укучылар географик белемнәрен тагын да ныгыттылар, атаклы географларны, аларнын сәяхәтләрен, һәрбер материкның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын искә төшерделәр. Дәрес бик куңелле узды.
-
Табигать фәннәре атналыгы 09.03.2021

Мәктәбебездә табигать фәннәре атналыгы башланды. Биология укытучысы Гилязиева Г.Р. укучыларны атналыкның планы белән таныштырды. Бүген башлангыч сыйныфларда "Без- табигать дуслары " темасына кичә үткәрелде. Укучылар табигатькә сак караш, экология темасына кызыклы сөйләшүдә катнаштылар, сирәк очрый торган хайваннар турында презентация карадылар.
-
Оялар әзер. 06.03.2021

Күчмә кошларны каршыларга әзерлек эшләрен башлап җибәрдек.
-
" Дуслык күпере" 05.03.2021

5 нче мартта 1-4 класс укучылары өчен " Дуслык күпере" исемле чара оештырылды. Үз эченә ике бәйрәм шатлыгын бергә алып, шигырь сөйләп, матур җырлар җырлап, табышмак әйтешеп, кызыклы сорауларга җавап таба- таба бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Бәетләрдә - ачы язмышлар
04.03.2021
"2021 нче ел- туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" уңаеннан, Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбендә милләтебезнең гореф - гадәтләре, милли йолалары, традицияләре, татар халык авыз иҗатының кабатланмас энҗе - җәүһәрләре булырдай үзенчәлекле жанрлары турында даими рәвештә классларда төрле тәрбияви чаралар үткәрелә. Бүген, 4 нче март конне, 7 нче класс җитәкчесе Хәбибуллина Г.Г. "Бәетләрдә - ачы язмышлар" темасына тәрбия сәгате үткәрде. Укучылар бәет жанры, аның төрләре, язылу тарихлары белән таныштылар.
-
Чаңгы ярышы. 03.03.2021

Бүген мәктәбебездә Фәнил Гәрәфиев истәлегенә традицион чаңгы ярышлары уздырылды. Укучылар 4 төрле яшь категориясенә бүленеп ярыштылар. 1 нче урынны безнең мәктәп чаңгычылары яулады, 2 нче урында - Арчаның 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе, 3 нче урында- Лесхоз мәктәбе. Җиңгән командаларга дипломнар һәм кубоклар тапшырылды.
-
02.03.2021

Мәктәбебез укучылары " Көмеш кыңгырау", " Сабантуй", "Салават күпере" кебек балалар өчен чыга торган газета - журналларны бик яратып укыйлар. Килгән һәр яңа санына күзәтү ясыйлар, матур мәкаләләр, кызыклы әкиятләр белән танышалар. Балалар өчен үткәрелә торган төрле бәйгеләр белән танышалар. Татарча вакытлы матбугат белән кызыксынучы укучылар көннән- көн арта.
-
Әлифба бәйрәме 01.03.2021

Бүген мәктәбебездә 1 класс укучылары өчен Әлифба бәйрәме үткәрелде. Укучылар укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, коллектив белән дус яшәргә, ярдәмчел булырга өйрәнделәр. Без укучыларга уңышлар телибез. Киләчәктә дә шулай тапкыр, зирәк, намуслы, сау – сәламәт булып үсегез. Киләчәгегез якты, барыр юлыгыз нык булсын!
-
« Без бит – Арча яклары” 27.02.2021

«2021 нче ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» уңаеннан, 4-5 класс укучылары « Без бит – Арча яклары” китабына күзәтү ясадылар. Әлеге « Безнең якташ язучыларыбыз” исемле әдәби чарада укучылары әдипләребезнең иҗатын өйрәнделәр, шагыйрьләрнең туган як, туган ил, туган тел турында язылган шигырьләрен сөйләделәр.
-
Тел күрке-сүз 26.02.2021

Бүген безнең мәктәптә туган телебезнең матурлыгын, гүзәллеген тоярга өйрәтү максатыннан, 5 нче класс укучылары өчен “Тел күрке – сүз” темасына класс сәгате үткәрелде. Укучылар табышмакларга жаваплар таптылар, язучыларыбызның телләр турында язган сүзләрен hәм шигырьләрен укыдылар, тел турында фикер алыштылар. Дәрес барышында туган телне сөяргә, хөрмәт итәргә, горурланып яшәргә кирәклегенә басым ясалды. Туган телнең аралашу коралы гына түгел, ә милләтнең тарихы, рухи байлыгы булуы, тормышта мөһим роль уйнавы, зарурлыгы аңлатылды.


















