МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
4 чирек 31.03.2021

Язгы каникуллар тәмамланды. Укучыларыбыз яңа көч белән уку елының соңгы чиреген башлап җибәрделәр.
-
Халыкара театр көне 27.03.2021

1961нче елдан башлап 27 нче март бөтен дөньяда Халыкара театр көне итеп билгеләп үтелә. Рәсәйдә милли театрның килеп чыгышы халыкның гореф-гадәтләре белән бәйле.1906нчы елның 22нче декабрендә Казан тамашачысы алдында беренче спектакль күрсәтелә һәм бу көн татар театры туган көн булып исәпләнә. Безнең мәктәп укучылары да төрле сәхнә әсәрләрен уйнарга яраталар.
-
Ата-аналар җыелышы 22.03.2021

Мәктәбебез укучыларының ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта ата-аналарны 3 нче чирек уку күрсәткеләре нәтиҗәләре белән таныштырылды, тәрбия мәсьәләләре каралды. Ата-аналар үзләрен кызыксындырган сорауларга аңлатмалы җаваплар алдылар. “2021 нче ел – Татарстан Республикасында туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан ата –аналар каршында “Милли традицияләр аша укучыларга милли тәрбия бирү” темасына чыгыш ясалды
-
"Нәүрүз” 20.03.2021

Исәнмесез, саумысыз, һәрбарчагыз!
Бүген бездә бәйрәм көн.
Уйнап күңел ачам, дип,
Мәктәпкә килде һәркем.
"Нәүрүз” сүзе фарсыча "яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килә. Бу көнне малайлар һәм кызлар, һәр өйгә кереп, хуҗаларга такмак-такмазалар әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар.
Меңләгән еллар буена континентлар, материклар, диңгезләр, океаннар, аша Нәүрүзнең даны тарала.Төрки Һәм мөселман халыкларының рухына туры килгәнлектән, Нәүрүзне – дистәләгән илләрдә уздырылар. Татар дөньясында «Нәүрүз» исемле авыл теркәлгән, Нәүрүз исемен кешеләр балаларына кушканнар.
Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез,
Хәер-дога кылабыз,
Аш-сый көтеп торабыз,
Нәүрүз мөбарәкбад. -
Антинаркотическая акция 19.03.2021

15 марта 2021 года в МБОУ "Старокырлайская ООШ" стартовала антинаркотическая акция "Сообщи, где торгуют смертью". Сегодня были проведены классные часы в старших классах.
-
18.03.2021

"Крым наш"- своего рода девиз 2014 года-сегодня вспоминают снова. Событие, которое мы недавно наблюдали, уже изучают в школах.
Впервые Крым вошел в состав России при Екатерине Великой. Через два века, после распада СССР, был утерян, но ненадолго.Сегодня во всех классах прошли классные часы на данную тему.
-
"Воссоединение Крыма с Россией" 17.03.2021

Кл. руководитель (Гилязиева Г.Р.) провела классный час на тему "Воссоединение Крыма с Россией".
Цели классного часа: воспитание достойных граждан,патриотов своей Родины, проявление уважения к истории предков, воспитание готовности к восприятию тех или иных явлений национальной жизни.
16 марта 2014 года в результате проведенного референдума был подписан указ РФ от 17 марта 2014 г. № 147 "О признании Республики Крым". Россия признала Крым незавизимым государством.
-
ВПР 16.03.2021

Бу атнада мәктәбебездә укучыларның ВПР эшләре старт алды. Бүген 4 класс укучылары рус теленнән ике өлештән торган ВПР эше башкардылар.
-
"Иң яхшы сыерчык оясы-2021" 12.03.2021

Озакламый җылы җилләре, ләйсән яңгырлары белән яз киләчәк. Яз башында гына күзәтелә торган бер рәхәт мизгел - ул күчмә кошларның кайтуы һәм матур итеп сайрап җырлаулары. Сыерчыклар күренү белән гөрләвекләр ага, үги ана яфраклары чәчәк ата, беренче күбәләкләр оча башлый. "Сыерчык диңгез артына китсә дә, туган оясына кайта", дигән сүз бар халыкта.Бу кошлар урында берничә кызыклы факт язып үтик:
1. Бу кошлар көнгә 300-350 тапкыр бөҗәк алып кайта. Шулай итеп табигатьне зарарлы бөҗәкләрдән чистарта.
2. Башта ата сыерчык килә. Ул бик матур итеп сайрый, әмма аның җыры моңсурак була. Ә инде ана сыерчык кайткач, алар бергәләшеп илһамланып җырлыйлар.
3. Сыерчык хәтта башка кош булып җырлый ала. Сыерчык башкаруында карга тавышын да, карлыгач черелдәвен, колын кешнәвен һ.б. тавышларны да ишетергә мөмкин.
4. Алар агач куышларында, түбә астындагы уентыкларда, яр карлыгачы ояларында яшиләр. Ә инде кешеләр ясап элгән оялар булса - монысы бигрәк тә шатландыра үзләрен.
5. Ана сыерчык зәңгәрсу йомырка сала. Сыерчык балаларының авызлары зур, томшык читләре сары төстә була. Караңгы ояда аларны әти-әниләре шул сары томшыкларыннан таба. Бу чорда сыерчык концертлары туктап тора, чөнки аларның балаларын ашатасылары бар.
6. Галимнәр күзәтүенчә, сыерчыклар балаларына һәр ике минут саен җим китереп тора икән.
7. Очып баручы сыерчык көтүе үзенең оешканлыгы белән күпләрне гаҗәпләндерә. Көтү эчендәге меңләгән сыерчык барысы берьюлы хәрәкәтләнә, мәтәлчек атынып очыш хәрәкәтләрен үзгәртә. Әлеге кошларның мондый бердәм хәрәкәт тудыра алу мөмкинлекләрен бер галимнең дә аңлата алганы юк.
8. Сыерчыклар берничә төрле була: брамин сыерчыгы, кызыл томшыклы сыерчык, гади сыерчык, чуар сыерчык, ал сыерчык, соры башлы сыерчык һ.б.Укучыларыбыз җылы яклардан кошлар кайтуны түземсезлек белән көтәләр.
-
" Кошларны беләсезме?" 11.03.2021

Табигать фәннәре атналыгын дәвам итеп, 7-8 классларда "Канатлы дусларыбыз" дигән темага багышланган уен дәрес үтте. Командаларга бүленеп, укучылар кошлар буенча төрле катлаулыктагы сорауларга җавап бирделәр, иҗади эшләр башкардылар. Ахыргы нэтиҗэ:дуслык җиңде.


















