МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 41 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Конкурс "Читающая мама - читающая страна " 15.10.2021

С 4 октября стартовал Республиканский конкурс "Читающая мама - читающая страна ". Цель конкурса: обеспечить право ребёнка на читающее детство путем возрождения традиции родительского чтения; сформировать позитивный имидж семейного чтения.
-
"Көзге могҗиза" 14.10.2021

Көз - иҗат өчен менә дигән вакыт. Безнең мәктәбебездә быелгы "Көзге могҗиза" дигән кул эшләре бәйгесе оештырылды. Берсеннән - берсе күз явын алырлык эшләнмәләр шаккатыра. Укучыларга әти -әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
13.10.2021

Көз якты һәм матур төсләргә, бизәкләргә бай чор. Бу вакыт аралыгы балалар иҗаты өчен илһам чишмәсе дә, табигый материаллар чыганагы да. Шуңа да мәктәп күләмендә көзге эшләнмәләр эшләнелде. Һәр класс бик актив катнашты.Бала белән бергәләп эшләнмәләр ясау бик күңелле шөгыль. Эшләнмәләрнең төп элементы – көзге яфраклар!
-
Котлыйбыз!!! 11.10.2021

Ял көне булса да, кичә безнең мәктәп укучылары Арчада ачык чаңгы роллер чемпионатында булдылар. 7 класс укучысы Шакирова Диләрә 2 нче, ә 9 класс укучысы Сабирова Сара - 3 нче урынны яулап кайттылар.
-
Башлангычлар белән көзге бакчага экскурсия 06.10.2021

-
Укытучылар көне белән! 05.10.2021

Кадерле укытучыларыбыз! Сезнең турында күпме матур шигырьләр язылган, моңлы җырлар җырланган. Әйтер өчен яңа сүзләр, матур теләкләр инде калмагандыр да сыман, тик гел яңа сәнгать әсәрләре, җылы теләкләр туа тора. Чөнки укытучы һөнәре гади һөнәр генә түгел, һәм укытучы – гади кеше генә түгел. Укытучы һәр кешенең тормышында иң мөһим роль уйнаучыларның берсе. Сез һәр кешенең тормышына үз сулышыгызны, үз карашыгызны кертәсез. Еллар буе йөзләгән-меңләгән балага җан җылыгызны, энергия, көчегезне эчкерсез рәвештә өләшкәннән соң да, шундый мөлаем булып кала алуыгыз, ихласлылыгызны югалтмагыз безне сокландыра. Бездәге, ягъни бала күңелендәге ата-аналар күрми калган кайбер дулкынлану-үзгәрешләрне дә сез вакытында тоеп, иң кирәкле һәм мөһим сүзләр әйтә беләсез. Югалып калган, икеләнүләргә чумган баланың тынгысыз җанын тынычландырырдай, уйларын тәртипкә салырдай киңәшләр табасыз. Бала күңеле – бәллүр савыт сыман. Ә сез шул бәллүр белән эшләүче ювелирлар сыман. Киләчәктә кешенең ниндидер кыен хәлдә калгач, үз-үзен кулга алып, дөрес карар кабул итә алуы да, кайчандыр укытучысының: "Син булдырасың. Синең барысы да килеп чыгачак. Мин сиңа ышанам" – дигән сүзләренең тылсымлы кайтавазыдыр. Чөнки Сез – гади генә кешеләр түгел, сез чын тылсымчылар!
-
Ярминкә 02.10.2021

Буген район үзәгендә авыл җирлекләренең ярминкәләре гөрләде. Бу ярминкәдә безнең мәктәп тә актив катнашты.
-
Профсоз ярышында
30.09.2021
Арча шәһәрендә мәгариф хезмәткәрләренең көзге кросс ярышлары булды. Мәктәп профсоюз оешмасыннан укытучылар ярышта актив катнаштылар. Молодцы!
-
29.09.2021

Мәктәптә укучылар ГТО нормалары тапшыра башладылар.
-
Профсоюз атналыгы 27.09.2021

Мәктәбебездә Профсоюз атналыгы уз эшен дәвам итә. Буген югары сыйныф укучылары Иске Кырлай башлангыч профсоюз оешмасы эшчәнлеге белән таныштылар.


















