МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Халыкара туган тел көне! 21.02.2022

"Мин яратам сине" шигырь укучылар конкурсында безнең мәктәптән Фазлыева Таңсылу уңышлы чыгыш ясады.
-
Киноуроки в школах России 21.02.2022

Проект «Киноуроки в школах России» реализуется с 2014 года. Целью проекта является создание киноуроков – детских короткометражных художественных фильмов воспитательного назначения и методических пособий к ним для проведения педагогами внеклассных занятий по духовно-нравственному и патриотическому воспитанию с целью распространения традиционных гражданских, культурных и семейных ценностей в школах России.
В 5 классе посмотрели короткометражный художественный фильм "Лошадка для героя". Фильм очень поучительный. Он учит современных ребят патриотизму и героизму, любви к Родине, не забывать, какой ценой достался нам мир, как дети, жившие в военное время, помогли в этом.
-
19.02.2022

“21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне” уңаеннан, мәктәбебездә Туган телебезгә багышланган чара үткәрелде. Укучылар татар теленә багышланган шигырьләр укыдылар, тел турындагы мәкаль – әйтемнәрне, табышмакларны искә төшерделәр. Күренекле кешеләребезнең татар теле турында язган сүзләре белән таныштылар. Ахырдан бергәләп “Туган тел” җырын башкардылар.
-
"Халыкара Туган тел" көне 18.02.2022

“21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне” уңаеннан мәктәбебездә "Халкымның күңел байлыгы" темасына тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар татар халкының рухи байлыгы- җырлы- биюле уеннары, гореф- гадәтләре, бәйрәмнәре белән таныштылар. Чиккән сөлге- кулъяулыклар, калфак-беләзекләрнең киләчәк буынга әби -бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле мирас булуын, аларны кадерләп саклау кирәклегенә инандылар.
Кичә ахырында, Г.Бәшировның сүзләре китерелде. “...Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән, өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә китергән”. Димәк, укучылар халкыбызның күңел байлыгын , бигрәк тә туган телебезне бер кайчан да онытырга тиеш түгел.
-
Герой -пионерлар 17.02.2022

Хәрби-патриотик айлык кысаларында 2 -4 класс укучылары белән "Герой-пионерлар" темасына тәрбия сәгате үткәрелде. Тәрбия сәгате барышында укучылар яшь геройлар, аларның тормыш юлы һәм алар эшләгән батырлыклар белән таныштылар.
-
Герой-шагыйрь М.Җәлилнең тууына 116 ел. 15.02.2022

Бүген М.Җәлилнең тууына 116 ел. Шул уңайдан мәктәбебездә әдәби чара узды. Башлангыч классларда да, югары классларда да М.Җәлилнең тормыш юлы белән таныштырылды,аның батырлыгы турында сөйләнелде.Укучылар М.Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Аның батырлыгын 1 минут тынлык белән искә алдылар.
-
ТҮБӘЛӘРДӘ - БОЗ СӨҢГЕЛӘРЕ! 14.02.2022

Һава торышы язга авышу белән, түбә кыекларыннан соз сөңгеләре асылынып төшә, түбәләрдән калын кар катламнары шуып төшә башлый. Бина кырыйлары, тар тыкрыклар кар, боз төшү куркынычы тудыра. Шушы уңайдан куркынычсызлык кагыйдәләре буенча классларда тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
-
8 нче февраль - Россия фәне көне 09.02.2022

8 февраль – Россия фәне көне: ул РФ Президенты тарафыннан 1999 елның 7 июнендә имзаланган 717 нче Указ белән гамәлгә кертелгән. Бүген Россия галимнәре данлы традицияләрне дәвам итәләр-фәндә иң перспективалы юнәлешләрне үстерәләр, яңа технологияләр эшлиләр, укучылар әзерлиләр.
-
Сәламәт булыйк! 07.02.2022

Сәламәт яшәү рәвеше алып бару - мәктәпнең төп максаты. Йогышлы чирләр киң таралган чорда бу бигрәк тә актуаль булып кала. Буш вакытны дөрес итеп куллану, спорт чараларында актив катнашу - сәламәтлек ныгытуның беренче адымнары.
-
2 февраля - День разгрома советскими войсками немецко-фашистских войск в Сталинградской битве. 02.02.2022

В России ежегодно 2 февраля отмечается День разгрома советскими войсками немецко-фашистских войск в Сталинградской битве. В нашей школе для обучающихся 7-9х классов прошли беседы посвященные важной исторической дате и Сталинградской битве,а также ее значении в ходе Великой Отечественной войны.


















