МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 41 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
Юл йөрү кагыйдәләре 11.05.2022

Көннәр җылына, озыная... Балаларның күңеле күбрәк урамга тартыла. Бүгенге тәрбия сәгатебездә дә юл йөрү кагыйдәләрен искә төшердек.
-
Бөек Җиңүгә 77 ел! 08.05.2022

Бүген Әзәк авылы укучылары үз авылларында тантаналы митингта катнаштылар. Бәйрәмгә Авыл җирлеге башлыгы Низамиев Ф. Н., эшмәкәр Гарафиев Ф.Ф. да килделәр. Авылда яшәүче сугыш чоры балаларын бәйрәм белән котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр.Бер кайтмасак, бер кайтырбыз диеп китсәләр дә, күпме солдат кайтмый калды. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк.Алар безнең белән, безнең арада.
-
"Тантаналы митинг" 07.05.2022

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Иске Кырлай авылында укучылар һәм укытучылар көче белән әзерләнгән тантаналы митинг уздырылды.Чара күңелләргә үтеп керерлек ихлас һәм матур булды.Сугыш кырларында ятып калган авылдашларыбыз истәлегенә салынган һәйкәлгә венок салынды,бер минутлык тынлык белән искә алынды.Бәйрәмгә авылда исән-сау яшәгән тыл ветераны һәм сугыш чоры балалары килде.Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Тормышта никадәр генә авырлык күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итәләр. Күңелләрдә барыбызның да бер генә теләк: " Сугышлар гына булмасын!"
-
Георгиевская лента 05.05.2022

-
Бөек Җиңүне каршылап 04.05.2022

Мәктәптә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына әзерлек бара. Башлангыч класс укучылары "Сугыш чоры балалары" исемле спектакль әзерлиләр.
-
Өмәдә 03.05.2022

Бүген мәктәбебездә өмә булды, тирә - якны кышкы чүп - чардан арындырдык, чистарттык.
-
Өмәләр дәвам итә...
29.04.2022
Җирләр кардан арчылу белән, кар астыннан чүпләр, көздән коелган яфраклар күренә башлый. Мәктәбебез укучылары үзебезнең мәктәпкә беркетелгән территорияләрне әкренләп җыештырып, чистартып баралар. Бүген, 8 нче класс укучылары белән берлектә, Бөек Ватан сугышында һәлак булган батырларга куелган һәйкәл янын чистартып, җыештырып кайттык.
-
28.04.2022

27 апрель көнне район күләмендә Тукай марафоны үткәрелде. Безнен мәктәпнең 8 класс укучысы Низаметдинов Кәрим бу марафонда сынатмады. Молодец, Кәрим! Киләчәктә дә уңышлар сиңа!
-
Габдулла Тукай! 27.04.2022

Габдулла Тукай! Еллар узган саен бу исем зуррак мәгънәгә ия була бара. Татар халкының даһи улына якты дөньяда озак яшәү насыйп булмый, әмма ул башкарган эшләр гасырларга тиң. Аның саф шигъриятендә ничәмә-ничә буын инде тәрбияләнеп үскән һәм үсә. Димәк, Тукай яши, Тукай – үлемсез! Менә бүген безнең мәктәптә дә “ Тукай безнең күңелләрдә “ исемле әдәби кичә үткәрелде. Укучыларыбыз Тукай шигырьләрен аеруча зур эчке бер дулкынлану белән сөйләделәр, җырлар җырланды. Милли киемнәрдән булуыбыз бүгенге көнне, кичәбезне тагын да ямьлерәк итте. Кичә ахырында башкарылган “Туган тел” җыры гимн буларак яңгырады. Ул безнең күңелләргә милли горурлык хисе, яшәү дәрте,шатлык- куаныч өстәде.
-
"Табигать язмышы" 27.04.2022

5 классларда биология укытучысы (Гилязиева Г.Р.) "Табигать язмышы" дигән уен-дәрес үткәрде. Дәрестә Татарстан Республикасының биологик ресурслар дәүләт комитетына караган "Ашыт" дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Абдрахманова Гөлнара Ильясовна, Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы һәм Татарстан Республикасының Төньяк территориаль округының һәм табигый ресурслар буенча төп белгеч Шаймуллина Алия Ренатовна катнашты. Уен - дәрестә укучылар бик актив катнашты: табигать күренешләренә караган табышмакларга җавап эзләделәр, экологик ситуацияләрне аңлаттылар. Табигатьне кечкенәдән үк яраткан бала, беркайчан да каты бәгырьле була алмый. Шуңа күрә, кешелекле булыйк, табигатьне яратыйк!


















