МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
07.12.2018

Бүген "Инвалидлар декадасы" планы нигезендә 6-9 класс укучылары Татартанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фанис Гатаулла Яруллинның тормыш юлы белән тагын бер кат таныштылар. Язучы армия сафларында хезмәт иткән вакытта, спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып имгәнә. Озак еллар урын өстендә ятуына карамастан, Ф. Яруллин өметсезлеккә бирелми, бөтен тырышлыгын белемен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә. Ф.Яруллинның бөтен иҗат гомерен еллар буена сузылган тоташ батырлык, фидакарьлек үрнәге дип атарга була.
-
06.12.2018

6 класс укучылары белән инглиз теле дәресендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган темага дәрес үткәрелде. Укучылар әлеге темага карата рәсемнәр дә ясап килделәр. Дәрестә төрле уеннар, конкурслар үткәрелде, сораулар бирелде. Максаты: укучыларның юлйөрүагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыту, инглиз .теле буенча сөйләм телен баету
-
05.12.2018

2 класс укучылары "Кызыл китап нәрсә ул?" дигән темага эшләнмәләр ясап алып килделәр. Ә Кызыл китап - аерым саклауга мохтаҗ хайван, үсемлек, гөмбә төрләре кергән белешмәлек ул. Нәтиҗә ясап шуны әйтәсебез килә: Кызыл китап Кеше, кешелек намусының чагылышы булып тора. Һәр халык, һәр милләт табигать хәзинәләрен саклау өчен җаваплы.
-
04.12.2018

Инвалидлар декадасы уңаеннан укучыларыбыз мәктәбебездә "Без төрле, әммә без бергә" темасына рәсемнәр ясап алып килделәр.
-
03.12.2018

1- 4 класс укучылары дәрестән тыш эшчәнлектә бик теләп шөгыльләнәләр. "Башлангыч техник иҗат" (ННТ- җитәкчесе Исмагилов Надир Данир улы) түгәрәгендә бүлмә планеры (FIN) ясадылар һәм аны очыртып карадылар.
-
30.11.2018

1- 10 нчы декабрь - "Инвалидлар декадасы" дип игълан ителде. Әлеге декада уңаеннан мәктәбебездә план буенча төрле чаралар үздыру билгеләнде. Бүген 1- 9 класс укучылары өчен "Мәрхәмәтле булыйк" дигән темага тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
-
28.11.2018

8 класс укучысы Хасанова Зәлинә һәм 9 класс укучысы Хәкимова Гөлинә биология фәненнән призер булдылар. Кызларны уңышлары белән котлыйбыз. Молодцы!!!
-
Әниләр бәйрәме! 27.11.2018

Бүген мәктәбебездә Әниләр бәйрәме үткәрелде. 1-4 класс укучылары әниләре мәктәпкә кунакка килделәр. Укучылар әниләргә багышап шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, әниләр белән балалар командаларга бүленеп уеннар уйнадылар. Ахырдан үз куллары белән ясаган бүләкләрен бүләк иттеләр. Кичә бик күңелле узды.
-
"Әнием- бердәнберем" 26.11.2018

Әниләр бәйрәме уңаеннан мәктәптә "Әнием- бердәнберем" темасына рәсем конкурсы игълан ителгән иде. Укучылар әниләрен бик матур итеп ясап килделәр. Укучыларыбыз күбесе актив катнаштылар. 1 урынга 2 класс укучысы Файзрахманов Азат лаек булды. Котлыйбыз!!!!
-
21.11.2018

Озакламый әниләр бәйрәме җитә. Мәктәбебездә әлеге бәйрәмгә әзерлек эшләре башланды. 1-4 класс укучылары белән әниләргә бүләкләр ясыйбыз.


















