Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 311 ) 312 313 314 315 316 317 318 319 320 >>
-
Бөек җиңүнең 70 еллыгына 70 кош оясы 16.03.2015

Мәктәбебездә "Бөек җиңүнең 70 еллыгына" багышлап, "70 елга-70 оя " акциясе старт алды. Бу эштән филиал мәктәпләребез дә читтә калмады. Югары Масра башлангыч мәктәбе укучылары бик актив катнаштылар. Моннан 70 ел элек җиңү алып килгән, бөтен халык көтеп алган аяз күкле язны, туган якларын сагынып кайтучы кошларны каршы алырга алар инде әзер!
-
Чаңгы сезоны ябылу ярышы 16.03.2015

Арчада үткән чаңгы сезоны ябылу ярышында (эстафета) Нуруллина Илүзә, Шигапова Таңсылу, Фатыйхов Фанис, Гыйләҗиева Ландыш, Яруллин Илназ катнаштылар. XI еллык мәктәпләр арасында I урын яуладылар. Сезон ачылу ярышында да мәктәбебез чаңгычылары I урын яулаганнар иде. Әфәрин! Укытучылары Хасанов Хәлил Хөрмәт улы.
-
Районный конкурс чтецов. 14.03.2015

Вчера, 13 марта наши учащиеся Муртазина Глюса и Мазитова Эндже учатвовали в районном конкурсе чтецов "Поклонися великим тем годам", посвящённый 70- летию Великой Победы . Муртазина Глюса, ученица 10 класса заняла 3 место в номинации"Поэзия" среди участников 15-24 лет и награждена грамотой. Мазитова Эндже, ученица 8 класса также была награждена благодарственным письмом за активное участие в номинации "Поэзия" среди участников 15-24 лет.
-
Җиңүнең 70 еллыгына 70 оя. 14.03.2015

Җиңүнең 70 еллыгына 70 оя акциясен башлангыч сыйныф укучылары бик актив башлап җибәрделәр. Кояш җылы нурлары белән ап- ак карларны бик тиз эретә.Көннәр җылына башланды, димәк тиздән җылы яклардан безнең канатлы дусларыбыз да кайтып җитәчәк. Аннан кайтышка берсеннән -берсе матур оялар кошкайларны көтеп тора. Кайтыгыз кошкайлар, безнең якын дускайлар!
-
Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин истәлегенә чаңгы марафоны 14.03.2015

14 март көнне Арча стадионында Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин истәлегенә чаңгы марафоны узды. 15 яшькә кадәр кызлар арасында Шигапова Таңсылу I урын, егетләрдән Рамазанов Илнур V урын, 18 яшькә кадәрлеләр арасында Яруллин Илназ V һәм Гыйләҗиева Ландыш III урында. Призлы урынга кергән һәм барлык катнашкан укучыларыбызга укуларында һәм алдагы спорт ярышларында уңышлар телибез.
-
Батырларны барлар чак. 13.03.2015

Тарих катламнары астында югалмыйча, кешелек дөньясын юкка чыгарудан саклап калган , бүгенге көннәргә кадәр халык күңелендә , ил йөрәгендә онытылмаган каһарманнарның батырлыклары әле дә исән , дөнья тарихында алтын хәрефләр белән язылган.Сафлары кими барса да, аларны хөрмәт итәргә , яшь буыннарга түкми - чәчми тапшырырга тиешбез. Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә безгә шушы матур көннәрне бүләк итүчеләр истәлегенә багышланган бүгенге кичәдә тыл ветераннары катнаша. Бөек Ватан сугышында ватандашларыбыз, авылдашларыбыз сугыш кырында үлеп калган,хәбәрсез югалган.Хәбәрсез югалучылар арасында Сабирҗанов Хәкимулла Сабирҗан улы да бар. Ул Курса Почмак авылында туып үсә, 1941 елды сугышка алына һәм Днепр елгасы буенда барган аяусыз сугыш вакытында хәбәрсез югала.73 елдан соң туган якларына аның турында хәбәр килеп ирешә. ТР хәрби комиссариаты Арча һәм Әтнә районнары бүлек җитәкчесе Борһанов Алмаз Әгъзәм улы Хәкимулла абый турында сөйләде һәм аның шәхси әйберләрен мәктәп музеена тапшырды.
-
Мәктәптә кино көне. 11.03.2015

Бүген мәктәптә укучылар кино карадылар.Башлангыч һәм 5-7 сыйныф укучылары "Тайна четырёх принцесс" исемле кино карадылар.Кино бик эчтәлекле , мәгънәле һәм тәрбияви булды.Әти- әнигә хөрмәт , мәрхәмәтлелек тәрбияләде. Өлкән сыйныф укучылары Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата "Чаклун и Румба" исемле кинофильм карадылар. Кино эт һәм кеше арасындагы тугрылык һәм аларның батырлыгы турында барды. Бу көн балаларга бик ошады.
-
Бәйрәм белән, кызлар! 07.03.2015

Бүген, ягъни 7 март көнне, 8 нче сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Фәния Данисовна белән берлектә укытучыларны, техник хезмәткәрләрне, укучы кызларны бәйрәм белән котлау чыгышы тәкъдим иттеләр. Бик зур рәхмәт, укучылар!
-
Әнием-күз нурым. 06.03.2015

Яз килде , яз бүген
Әниләр бәйрәме.
Диңгездәй чайкала
Чәчәкләр бәйләме.
Бүген башлангыч сыйныф укучылары үзләренең әниләрен мәктәпкә бәйрәм кичәсенә чакырдылар.Матур җырлар, биюләр, шигырьләр бүләк иттеләр.Балаларының чыгышларын әниләр бик яратып карадылр.Бәйрәмдә әниләрнең зирәклеген, өлгерлеген дә сынап карадылар. Әниләр бер ярышта да сынатмады, үзләренең һәр өлкәдә уңган - булганлыкларын расладылар гына. Кичәнең икенче өлешен әниләр һәм балалар өстәл артында дәвам иттеләр. Бәйрәмнән әниләр бик шат һәм бәхетле кайтып киттеләр.
-
Әниләр мәктәптә кунакта! 06.03.2015

Күмәкләшеп без дә,дуслар,
Җырлап алыйк,әйдәле.
Котлы булсын, гөрләп торсын
Әниләрнең бәйрәме.
Иске Масра башлангыч мәктәбендә бүген Әниләр бәйрәме.Бәйрәм
Югары Масра башлангыч мәктәбе укучылары белән берлектә оештырылды.Әниләр дә,дуслар да җыелды.Балалар җырладылар,биеделәр.Әниләр уйнадылар,ярыштылар.Бәйрәм барыбызга да бик ошады.
















