МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
Лагерьның икенче көне. 02.06.2017

Лагерьда "Танцеваль батл" конкурсы булып узды.
-
1 июнь - Балаларны яклау көне 02.06.2017

Балаларны яклау көне 1950 нче елдан башлап дөнья күләмендә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм турындагы карар 1949 нчы елның ноябрендә хатын-кызлар Халыкара демократик федерациясе махсус сессиясендә кабул ителә.БМО әлеге инициативаны хуплап, балаларның хокукын, тормышын, сәламәтлеген саклауны үз эшенең өстенлекле юнәлеше итеп игълан итте.Балаларны халыкара яклау көне – ул, беренче чиратта, өлкәннәргә балаларның яшәү хокукын, фикерләү, дин тоту һәм белем алу, ял итү иреген тәэмин итүнең, аларны физик һәм психологик көч кулланудан саклауның, балалар хезмәтен тыюның гуманлы һәм гадел җәмгыять төзүдә мөһим шартлар икәнлеген искә төшерүче көн. Жир йөзендә яшәүче барлык милләт вәкилләрен бүгенге бәйрәм көне белән котлыйбыз! Күк йөзебез аяз, балаларыбыз бәхетле. киләчәк тормышыбыз якты булсын!
Бу бәйрәм көн бүген мәктәп яны лагеры ачылу белән дә истәлекле булды.башлангыч сыйныфлар өчен мәктәп яны лагеры "Кояшкай"үзенең ишекләрен ачты.
-
Тукай музеена сәяхәт 29.05.2017

29 нчы май көнне безнең мәктәпнең 6- 7 нче класс укучылары Яңа Кырлайга Габдулла Тукай музеена сәяхәткә бардылар. Музейның капка төбендә аларны Тукай әкиятләре геройлары каршы алды һәм үзләре белән серле әкият дөньясына алып кереп киттеләр. Сәяхәт барышында укучылар тагын бер тапкыр Тукай иҗатын искә төшерделәр һәм күп кенә яңалыклар да белделәр.
-
Балалар Сабантуе 28.05.2017

Ел саен үткәрелә торган Сабантуйны укучылар да, укытучылар да түземсезлек белән көтеп алалар. Быел да бу бәйрәм гөрләп узды. Укучылар чүлмәк вату, кашыклап су ташу, әйбер кисү, капчык киеп йөгерү, җәяүле йөгеректә уз көчләрен сынадылар. Соңыннан барлык кеше тәмле пылау белән сыйланды. Бәйрәмнән һәркем бер кочак бүләк һәм күтәренке кәеф белән таралды.
-
Соңгы кыңгырау яңгырады. 25.05.2017

Бүген 9 нчы класс укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Алда аларны олы тормыш, зур сынаулар көтә. Шул юллардан үткәндә канатларыгыз нык булсын, укучылар!
Кайчан гына әле күбәләктәй
Ашкынып килдегез мәктәпкә.
Җиз кыңгырау дәште сезне һәр көн
Яңалыклар тулы дәрескә.
Үтте бик күп айлар, үтте еллар,
Күз алдында үсеп җиттегез.
Белем үрләренә омтылдыгыз,
Бәйгеләрдә бик еш җиңдегез.
Башлангычта сез канат ныгыттыгыз,
Хәзер инде очып китәсез.
Шатлык,куаныч,изге күңел белән
Каршылагыз һәр көн иртәсен.
Эшләрегез һәрчак уңай булсын,
Изге хисләр минем йөрәктә.
Хәерле юл сезгә, укучылар –
Калабыз без шушы теләктә.
-
Котлыйбыз! 24.05.2017

Район күләмендә туризм буенча үткәрелгән ярышта безнең мәктәп командасы ( җитәкчесе Габделахатов М.Р.) 1 нче урынга лаек булды.Афәрин, укучылар!
-
Акция "Россия без табака" 19.05.2017

19 мая члены отряда «БАРС» проводили акцию «Россия без табака». Они выбирали живое дерево в многолюдном месте и завязали голубые ленточки, подписали однодневный контракт об отказе от сигарет. В акции принимали участие 31 человек.
-
Асфальтка рәсем ясау конкурсы 17.05.2017

Районда үткәрелгән асфальтка рәсем ясау конкурсында 3 нче класс укучысы Мухаметзянова И. үз номинациясендә 3 урын, 7 нче класс укучысы Яруллин Ф. 2 урынны яулады. Афәрин, укучылар!
-
Җиңел атлетика ярышында 16.05.2017

15 нче май көнне Арча шәһәре стадионында мәгариф оешмалары арасында җиңел атлетика буенча ярышлар узды. Анда безнең мәктәп командасы да уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-
15 май - Гаилә көне 15.05.2017

Кешенең иң зур бәхете-аның гаиләсе.Шуңа да БМО Генераль Ассамблеясенең 1993 елның 20 сентябре карары нигезендә, 1994 елдан башлап 15 май Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген мәктәптә тәрбия сәгатьләре гаилә кыйммәтләренә багышланды һәм "Минем гаиләмнең традицияләре" дигән исем астында үткәрелде






