Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179
-
Ярминкә һәм Сабан туе гөрләде
30.05.2014
29 май көнне мәктәп-бакчабызда ярминкә һәм сабан туе гөрләп узды. Ярминкәдә теләгән һәркем үз товарын сатты һәм сатып алды. Әти-әниләргә ярминкә бигрәк тә нык ошады. Сабан туенда исә нинди генә күңелле уеннар уйналмады. Уку елының соңгы көннәре һәр баланың хәтерендә уелып калырлык булды!
-
Варислар сафына кабул итү җыены 30.04.2014

30 апрель көнне мәктәптә Варислар сафына кабул итү җыены булып узды. Анда 4 класс укучылары Татарстан Варислары Берлегенә кабул ителделәр. Аларны шушы балалар оешмасына кабул итүләре белән тәбрик итәбез! Укуларында зур уңышлар, сәламәтлек, бәхетле балачак, күңелле мизгелләр телибез!
-
Вариска кабул итү
28.04.2014
Мәктәбебезнең иң өлкән класс укучылары Варислар сафына керергә әзерләнәләр. Уңышлар сезгә, укучыларыбыз!
-
"Әкиятне үзебез язабыз!" конкурсы 15.04.2014

15 апрель көнне "Әкиятне үзебез язабыз!" мини-пьесалар конкурсы төгәлләнде. Җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды. Менә алар мәктәбебезнең әкият-пьеса осталары - Фазылҗанова Исламия (1 урын), Фазуллин Ленур (2 урын), Әсхәдуллин Нияз (3 урын). Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга укуларында уңышлар телибез!
-
"Әкият геройлары - безнең дуслар!" мәктәпкүләм скульптура конкурсы 14.04.2014

Мәктәбебездә мәдәният елы уңаеннан үткәрелүче чаралар дәвам итә. 14 апрель көнне "Әкият геройлары - безнең дуслар!" мәктәпкүләм скульптуралар конкурсына йомгак ясалды. 1 урынга Газимов Рөстәм һәм Галәветдинова Гөлфия, 2 урынга Хәкимова Алия һәм Закирҗанова Гөлинә, 3 урынга Бульмакова Наилә, Фазылҗанова Хәния, Хәбибуллина Гөлия лаек булды. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга зур рәхмәт белдерәбез! Һәрчак шулай актив һәм фантазиягә бай булып калыгыз!
-
"Зирәк тиен" бәйгесе
12.04.2014
Шушы көннәрдә укучыларыбыз "Зирәк тиен" регионара уен-бәйгесе биремнәрен эшлиләр. Туган телебезгә багышланган әлеге бәйгедә уңышлар телибез сезгә, укучылар!
-
Бөре җыю төгәлләнде!
10.04.2014
Мәктәбебездә ике атна дәвам иткән каен бөресе җыю төгәлләнде! Җиңүчеләр билгеле булды, аларга грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Менә алар - иң тырыш, иң җитез укучыларыбыз: 1 урын - Фазуллин Алмаз, 2 урын - Фазуллин Ленур, 3 урын - Фазылҗанова Исламия һәм Әсхәдуллин Нияз. Молодцы, җиңүчеләр! Калган укучыларыбыз да актив катнаштылар. Зур рәхмәт аларга!
-
Молодцы!
06.04.2014
Республика класстан тыш эшләр үзәге уздырган "Туган як серләре" экспедициясенең "Бөек Ватан сугышында минем гаиләм тарихы" конкурсының район этабында безнең укучыларыбыз Галәветдинова Гөлфия һәм Фазылҗанова Исламия катнашты. Алар үзләренең әби-бабаларының сугыш турындагы хатирәләрен туплап, альбом эшләделәр. Һәм нәтиҗәдә икесе ике номинация буенча 1 урын яуладылар, аларның эшләре республикага җибәрелде. Молодцы, кызлар!
-
Котлыйбыз! 03.04.2014

24 марта Арчада үткәрелгән "Стихи для детей поэтов конца ХХ-го и начала ХХI веков" конкурсында 4 класс укучысы Усманов Руслан III урынны яулады.
-
Рус теле атналыгы тәмамланды. 21.03.2014

14 мартта башланган рус теле атналыгы тәмамланды. Атналык линейкада төрле ярышларда җиңгән укучыларга грамоталар тапшырылды. Рус теле буенча олимпиадада, "Король и королева письма" матур язу конкурсында, "Иллюстрации к русским сказкам", "Веселые буквы" рәсемнәр конкурсында җиңүче укучыларыбызны тәбрик итәбез! Укытучыларга рәхмәт җиткерәбез.









