Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, РТ, Арский район, д. Апазово, ул. Советская, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-669-42-21 |
| E-Mail: | Sap.ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Апазовская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Раушан Хакимович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 86 |
| У нас учат: | 21 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Ленинград блокадасы 26.01.2023

Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр - 872 көнгә камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен бу үлем исе аңкып торган иң авыр 872 көн була. Зур шәһәрләрне шулай озак саклауга мисаллар хәтта дөнья тарихында да юк. Шәһәрдә 2,5 миллион кеше кала. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып кереп калды.
Камалышның беренче көннәреннән үк фашистлар шәһәрне вәхшиләрчә бомбага тота башлыйлар. Иң кыены - сугышчыларны һәм шәһәр кешеләрен азык-төлек белән тәэмин итү. Булган запас тиз арада юкка чыга. 1941 елның 2 сентябреннән азык-төлеккә карточкалар кертелә. 1941 елның 25 декабреннән Ленинградта яшәүчеләр: эшләүчеләр - 350 грамм, хезмәткәр, балалар һәм кеше тәрбиясендә булучылар 200 грамм ипи ала башлыйлар. Ашау нормасы биш тапкыр киметелә. Кайгы һәр гаиләгә килә. Әти-әниләренең күз алдында уллары һәм кызлары үлә, балалар ятим кала. Күп гаиләләр тулысы белән үлеп бетәләр. Йортларда, урамнарда, кая карама - үле гәүдәләр, аларны хәтта җирләп тә өлгерә алмыйлар. Әмма бу ленинградлыларны тез чүктерә алмый.
Камалыштагы шәһәрне коткару өчен азык-төлек, корал бердәнбер юл - Ладога күле аша озатыла. Бу - боз каткан күл буйлап узучы данлыклы "Яшәү юлы". Шәһәрдән кешеләрне дә шушы юлдан алып чыгалар. Аннан 152 көн файдаланалар. Нәтиҗәдә йөз меңләгән ленинградлы ач үлемнән йолып калына. Беренче кыштан соң яз җитә. Ул беренчесенә караганда бераз җиңелрәк була. Шәһәр бирешми. Ул үзен геройларча яклый. Шәһәргә ил ярдәм итә.Апаз урта мәктәбендә дә укучылар тарихны онытмасын, үткәннәрне хөрмәт итсен өчен һәрдаим тәрбия эшләре башкарыла.
-
Җиңүчеләрне котлыйбыз! 23.01.2023

8 нче сыйныф укучысы Котдусов Руслан астрономия фәненнән район күләмендә җиңүче булып, Бөтенрәсәй олимпиадасының региональ этабында катнашып кайтты. Русланга алга таба да укуында зур уңышларга ирешүен телибез.
-
Тату класс серләре нидә? 21.01.2023

Бүген 6 нчы сыйныф укучылары әти-әниләре һәм сыйныф җитәкчесе белән берлектә "Тату сыйныф серләре" бәйгесендә катнашып кайттылар. Әти-әниләр дә бик теләп катнаштылар! Сыйныф җитәкчеләре Гүзәл Шәймулловнага, укучыларга һәм әти-әниләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез
-
Защитникам Родины посвящается 19.01.2023

Защитникам Родины посвящается...
Молодое поколение должно знать о самом драматичном периоде войны и героических усилиях нашего народа, добывшего Великую Победу для грядущих поколений россиян, для всего мира. И сегодняшнее мероприятие тому доказательство. 34 школьных театральных коллективов представили свои постановки на военно-патриотическую тематику в районном конкурсе театральных постановок "Защитникам Родины посвящается...". На сцене к вниманию зрителей были представлены лучшие из лучших: гран- при конкурса -школьный театр «Адымнар» Апазовской средней школы представляет отрывок из спектакля «Кайтаваз», руководители Фахрутдинова Гульзиля Фагимовна, Файзиева Гульназ Рашитовна; Лауреат 1 степени - “Олы юл чатында” театр күренешен Наласа урта мәктәбе , житәкчесе Габдрахманова Гөлниса Вәгыйз кызы; Лауреат 2 степени - Хәсәншәех төп мәктәбенең “Тамчы” мәктәп театры “Кичер кайта алмавымны” , житәкчеләре Гозәирова Ләйсән Габдуллаҗан кызы,Салахова Гөлсинә Миннехан кызы; Лауреат 3 степени - школьный театр «Лес-театр» Лесхозской средней школы, руководитель Кочурова Зульфия Габдулхаликовна – «Дети в партизанском отряде. Победителей конкурса поздравил Глава Арского муниципального района Ильшат Габделфартович Нуриев. Так же в церемонии награждения приняли участие Начальник МУ "Управление образования " ИК Арского муниципального района Рамиль Данилевич Мухамадияров и Заместитель руководителя исполнительного комитета Арского муниципального района Эльвира Шамилевна Вафина.
Отдельное спасибо говорим всем руководителям, педагогам за сохранение, приумножение и передачу молодому поколению богатых и славных традиций защитников и освободителей родной земли на всех этапах ее истории. Спасибо всем нашим защитникам за то, что сегодня с честью несут огромную ответственность за мирное настоящее и благополучное будущее. -
Җиңүчене котлыйбыз! 15.01.2023

Мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Хәертдинов Айназ математика фәненнән Республика олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче булды! Айназны һәм әзерләгән укытучысы Илүзә Рифовнаны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Музейга сэяхэт 10.01.2023

Башлангыч сыйныф укучылары музей бүлмәсенә кечкенә генә сәяхәткә керделәр. Бүлмәсе кечкенә булса да, мирасы зур. Авыл халкыннан җыеп алынган экспонатлар саклана биредә. Җилпүч дисеңме, кырлы бәбәкме, борынгы иләкләр, көн-күрештә кирәк булган барлык эш кораллары да бар. Элек кул хезмәте булса, кул хезмәтен хәзер техника алыштыра. Шуңа да мондый мирасны бүгенге көндә музейларда гына очратырга мөмкин.
Укучылар бик кызыксынып күзәттеләр. Мәктәп, мәчет макетлары белән дә таныштылар. Шулай ук Апаз авылының Базар урамы макетын да карадылар. Ни өчен музеебызда нәкъ тә шушы урам макеты саклана һәм дә ул урамның исеме ни өчен Базар икәнен алга таба язарбыз. -
Хоккей ярышы 07.01.2023

Кышкы каникул вакытында мәктәбебезнең физик тәрбия укытучысы Фаязов МАрат мәктәп укучылары һәм авыл яшьләре арасында хоккей ярышы уздырды. Укучыларыбыз яшьләрдән азга гына калышты. Оештырган Марат Марселевичка һәм катнашкан спортсменнарга рәхмәт!
-
Күңелле каникуллар 04.01.2023

Тышта салкын булса да, без урамга чыгабыз,
Җылы тун безнең өстә, өшемибез без һич тә.
Башлыкны да онытмыйк, муенга шарф урыйк,
Йомшак, матур бияләй безнең нәни кулларда,
Киез итекләр киеп чабып йөрик урамда.
Урамда суык булуга карамастан,укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз актив ял сайлый.
-
Укучылар музейда 29.12.2022

Каникул башланса да, укучыларыбыз өйләрендә тик ятмыйлар.
6 нчы сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре һәм әти-әниләре белән берлектә белән музейларга бардылар. Арча шәһәрендә урнашкан "КАЗАН АРТЫ" ТАРИХ-ЭТНОГРАФИЯ МУЗЕЕ һәм Арча педагогия көллияте бинасында урнашкан, дөньядагы бердән-бер "ӘЛИФБА" музеендагы экскурсияләр укучыларга да бик ошады.
Калган фотоларны мәктәпнең вконтакте группасыннан карый аласыз
-
Кышкы каникуллар башланды! 28.12.2022

Бүгеннән укучыларның көтеп алынган кышкы каникуллары башланды! Укучылардан һәм әти-әниләрдән каникул вакытында аеруча да сак булырга, Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим кертелгәнен, чана,чаңгы, тимераякта шуганда саклык кагыйдәләрен онытмауларын үтенәбез! Барыгызны да якынлашып килүче Яга ел белән!














