Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, РТ, Арский район, д. Апазово, ул. Советская, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-669-42-21 |
| E-Mail: | Sap.ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Апазовская СОШ" |
| Руководитель: | Сибагатуллин Раушан Хакимович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 77 |
| У нас учат: | 20 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Апазовская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Апаз урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Ватанны саклаучылар көне белэн! 23.02.2023

Укучыларыбыздан котлаулар
-
бәйрәм белән! 23.02.2023

23 февраль — Ватанны саклаучылар коне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне.
Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде.Хəрби хезмəткəрлəрнең бүгенге көндәге буыны һəм Ватанны саклаучылар сафын тулыландырырга əзерлəнүчелəр, илебезнең иминлеге, туганнары һəм якыннарының гомере өчен җаваплылык хисен онытмасыннар иде.
Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез. Мөбәрак булсын бүгенге матур бәйрәмегез!!!
-
Ватанны саклаучылар көне белән 22.02.2023

Бәйрәм бүген, олы бәйрәм,
Лачын егетләр бәйрәме!!!
Кулларында һәрберсенең,
Булсын чәчәк бәйләме!!!Дан сезгә Ватан сакчылары,
Зур хормәткә сез лаек!!!
Барыбызда чын йөрәктән,
Без аларны котлаек!!!
7нче сыйныф укучылары бик матур бәйрәм концерты күрсәтте. Быелгы бәйрәмнең үзенчәлеге шунда булды, тамашачылар арасында бугенге көндә махсус хәрби операциядә катнашкан безнең авыл җирлеге егетләренең туганнары да бар инде.7 нче сыйныф укучылары һәм класс җитәкчеләре Илүзә Рифовнага зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Туган тел көне 21.02.2023

21 февраль – Халыкара туган тел көне!
ЮНЕСКО тарафыннан 21 февраль 2000елдан башлап Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.
21 февраля отмечается Международный день родного языка! Он ведет свою историю с 2000 года, установлен ЮНЕСКО с целью содействия языковому и культурному разнообразию и многоязычию. -
Туган тел көне 21.02.2023

Дөньяда иң-иң матур ил,
Ул – минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел,
Ул – минем туган телем.
"Балам!" - диеп туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
"Әнием!" - дип, әнкәемә
Мин туган телдә әйтәм.
Туган телемдә сөйләшеп,
Яшим мин туган илдә.
“Туган ил” сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
Иң изге хисләремне мин
Туган илдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам. -
С чего начинается Родина? 21.02.2023

Бүген мәктәбебездә "Туган җир нәрсәдән башлана" дәресләр циклының тагын берсе узды. Ул Арча районының истәлекле урыннарына багышланган иде. Укучылар зур кызыксыну белән тыңлады, үзләренә күп файдалы мәгълүмат алды.
Дәресне танылан җиһангир Гайнетдинов Хәлил абый үткәрде.
-
Җинүчеләрне котлыйбыз! 18.02.2023

11 нче сыйныф укучысы Галәветдинова Гөлфия Халыкара Җәлил укулары бәйгесендә 3нче урынны яулады. Җитәкчесе Фәйзиева Алсу Вазыйх кызы.
Чын күңелдән котлыйбыз!
-
Ачык дәрес 18.02.2023

9 нчы сыйныф укучылары һәм укытучылары Ибрагимова Алия Мансуровна әти-әниләр һәм укытучыларга математика фәненнән ачык дәрес күрсәтте.
-
Парламентский урок 17.02.2023

С 1 по 18 февраля 2023 года во всех школах республики пройдет парламентский урок «Мы – граждане России», приуроченный к объявленному в Татарстане Году национальных культур и традиций.
Парламентский урок – совместный проект Государственного Совета Республики Татарстан, Министерства образования и науки и Института развития образования - успешно реализуется с 2009 года. В этом году он состоится уже в пятнадцатый раз.
В нашей школе парламентский урок провел глава Апазовского сельского поселения Кутдусов Раушан Фарадисович
-
Әлифба бәйрәме 17.02.2023

Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме?
Күңелләр түрендә – Әлифба бәйрәме!
Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле,
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме!
Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме булып узды. Әле яңа гына мәктәп ишеген ачып кергән укучыларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр. Әйе, балалар, сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз. Бүген безнең сыйныфта һәрбер бала укый, яза белә. Хөрмәтле әти-әниләр, класс җитәкчесе Алсу Реваловнаның да зур тырышлыгы бу!
Чын күңелдән котлыйбыз














