• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБДОУ «Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида» Арского муниципального района РТ/ "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422000, г. Арск, ул. Мостовая, д. 36
Телефон: +78436635042
E-Mail: ds11.arsk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида"
Руководитель: Зубаерова Айгуль Фаилевна
Год основания учреждения: 2015
У нас учатся: 132 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 15 педагогов

Новости детского сада №11

"Сөмбелә бәйрәме "

Опубликовано: 21.10.2026

Һәр елның алтынсу көз айларында, уңыш җыелып беткәч, балалар бакчаларында иң матур милли бәйрәмнәрнең берсе — «Сөмбелә» үткәрелә. Бу чара — яшь буынга халкыбызның бай мирасын, йолаларын һәм табигатькә булган хөрмәтен тапшыруның матур бер ысулы. Бәйрәмнең төп максаты — балаларда туган як табигатенә, икмәккә, хезмәткә карата хөрмәт һәм ярату хисләре тәрбияләү. Шулай ук ул татар халкының милли киемнәрен, гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен пропагандалауга юнәлтелгән.
Тантаналы зал көзге урманны хәтерләтә: стеналарда сап-сары каен яфраклары, уенчык гөмбәләр, көзге муллык күргәзмәсе.
Бәйрәмне алып баручы балаларны милли көйләр астында сәламләде. Бүгенге чараның көн геройлары — Сөмбелә (көз кызы) һәм аның ярдәмчеләре. Алар балаларны көзнең серләренә «сәяхәткә» чакырды.
Кызлар үзләренең матур көзге киемнәрендә сәхнәгә чыгып, үзләре белән таныштырдылар. Аннары аларга иҗади биремнәр бирелде: кемдер җырлап күрсәтте, ә кемдер биеп, ә кемдер шигырь сөйләп күрсәтте.Шулай ук алар Сөмбеләнең табышмакларына җаваплар эзләделәр, бергәләп матур итеп татарча биеп тә күрсәттеләр.Шулай ук бәйгегә Шүрәле дусның килүе дә, чараны тагын да җанландырып җибәрде.Ул кызларга Г.Тукайның әкиятләренә пазлар алып килде.Кызларыбыз бу биремнәрне дә тиз арада эшләп, пазлларның өлешләрен табып, җыеп та бирделәр.
Бәйгебез матур җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды. Җырлар арасында «Көз җитә», «Яфрак бәйрәме» кебек танылган композицияләр яңгырады.Бәйрәм ахырында жюри җиңүчеләрне билгеләде. Кызларыбыз «Иң ягымлы», «Иң оста биюче», «Иң зирәк», "Тамашачы мәхәббәтен яулаучы " кебек номинацияләрдә җиңү яуладылар. Һәр катнашучы кызларыбызга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бәйгебез сизелми үтеп тә китте, әлеге чарадан һәркем яхшы кәеф алгандыр дип, ышанып калабыз.



К списку новостей