МБДОУ «Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида» Арского муниципального района РТ/ "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, г. Арск, ул. Мостовая, д. 36 |
| Телефон: | +78436635042 |
| E-Mail: | ds11.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида" |
| Руководитель: | Зубаерова Айгуль Фаилевна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 128 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 педагогов |
Новости детского сада №11
"Муса Җәлил - халкым улы" дигән әдәби-музыкаль кичә
Опубликовано: 15.02.2026Патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 15 февраль көнне 120 ел була.
Шул уңайдан бакчабызда "Муса Җәлил - халкым улы" дигән әдәби-музыкаль кичә узды. Бәйрәмдә Муса Җәлилнең тормыш юлы белән таныштык, патриот шагыйрьнең иҗатын искә алдык. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен сәхнәләштерделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Кичәдә мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр М.Җәлилнең "Салют" җырын башкардылар. Кичәбезне җырлап-биеп кенә түгел, ә уйнап та җанландырдык. "Кәрия- Зәкәрия уены аеруча кызыклы булды. "Бу кайсы шигырьдән? " дип аталган уен да балалар күңеленә хуш килде.Чөнки сабыйлар кисмә өлешләрдән шагыйрьнең шигырьләрендәге геройларын кисмә өлешләрдән төзеделәр.
Шулай ук Җәлилчеләрне 1 минут тынлык белән искә алдык.Кичәбезне М.Җәлилнең "Җырларым" шигыре белән тәмамладык.Әлеге кичә күпләребезнең күңелендә озак сакланыр дип, ышанып калабыз.
К списку новостей







