МБДОУ «Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида» Арского муниципального района РТ/ "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, г. Арск, ул. Мостовая, д. 36 |
| Телефон: | +78436635042 |
| E-Mail: | ds11.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида" |
| Руководитель: | Зубаерова Айгуль Фаилевна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 128 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 15 педагогов |
МБДОУ «Арский детский сад № 11 общеразвивающего вида» Арского муниципального района РТ/ "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
Круглый стол с родителями 06.12.2016

В нашем детском саду ведется тесная работа с родителями. Например, сегодня в средней группе проведен круглый стол на тему: «Готовимся к Новому 2017 году вместе». Обсуждались такие важные вопросы, как безопасность детей во время новогодних праздников, как наиболее удачно обеспечить их досуг и нюансы организации утренников с участием родителей.
-
Бик матур тамаша 05.12.2016

Бүген, инде икенче тапкыр, Арча шәһәре мәдәният йортында "Әниләр көне"кысаларында балалар бакчаларының тәрбиячеләре көче белән әзерләнгән "Әниемнең күңел сандыгы" дип исемләнгән музыкаль тамаша була. Бу районкүләм оештырылган чарада безнең балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Хөснетдинова А.М., тәрбияче Вәлиева З. З., музыка җитәкчесе Кашшапова А.М. катнаша. Аларның чыгышлары тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде. Хезмәттәшләребезгә алдагы хезмәтләрендә иҗади уңышлар телибез.
-
Уңышлар сиңа,Әминә! 02.12.2016

Безнең балалар бакчасының горурлыгы булган уртанчылар төркеме №3 тәрбияләнүче җырчы кызыбыз Ибрагимова Әминә ТНВ каналының "Күчтәнәч" һәм ТНВ- Планета каналында кунакта булды. Ул "Күчтәнәч" тапшыруы геройлары Дәү әни белән Йомшаккайга җәйне искә төшереп , Габдулла Тукайның "Бала белән күбәләк " шигыренә иҗат ителгән җырга төшерелгән клибын бүләк итте. Нәни йолдызыбыз Әминәгә алда зур уңышлар телибез!
-
Геометрик фигуралар илендә 01.12.2016

Бүген 2 нче кечкенәләр төркемендә танып-белү үсеше юнәлеше буенча “Озын-кыска, озынрак-кыскарак” темасына элементар математик күзаллау формалаштыру (ФЭМП) шөгыле узды. Кунак булып Яңа ел – Әтәч килде. Аның белән бергәләп балалар бер һәм күп предметны табарга, берсе янына икенчесен куеп карау алымы белән ике предметны озынлыгы буенча чагыштырырга, нәтиҗәләрне “озын-кыска”, “озынрак-кыскарак” сүзләре белән белдерергә өйрәнделәр, түгәрәк белән квадратны формасы һәм төсе буенча аердылар, “Серле капчык” уены уйнап, геометрик фигураларны кул ярдәмендә тоемлап таный белү күнекмәләрен камилләштерделәр.
-
Меры профилактики гриппа и ОРВИ 30.11.2016

В период эпидемии гриппа в нашем детском саду проводятся различные мероприятия по профилактике гриппа и ОРВИ. Прежде всего, это закаливание, соблюдение личной гигиены, правильное питание, ежедневные прогулки на свежем воздухе, физкультурные занятия, утренняя гимнастика и т.д. Наряду с такими профилактическими мероприятиями не забываем и о народных средствах, как лук и чеснок. Каждое утро воспитанники вместе с воспитателями расставляют нарезанный лук и чеснок по всей группе, изучая при этом о чудодейственных свойствах этих пряных овощей, обладающих антивирусными, противомикробными, обезболивающими, ранозаживляющими свойствами. Таким образом, мы делаем одновременно две работы - узнаем и боремся.
-
Иҗат чишмәң саекмасын! 30.11.2016

29 ноябрь көнне Арча шәһәренең 3 нче номерлы урта мәктәбендә районыбызның мәгариф хезмәткәрләре профсоюз членнары белән берлектә “Илһам чишмәсе”дип исемләнгән китап җыентыгын тәкъдим итү кичәсе булып узды. Әлеге чарада районыбызның күркәм шәхесләре, укытучылар, тәрбиячеләр, шигырь яратучы дуслар, җыентыкта шигырьләре басылып чыккан авторлар катнашты. Кичә җыр-моң, шигырь белән үрелеп барды. Бу әдәби чарада безнең балалар бакчасы тәрбиячесе - Вәлиева З.Җ.катнашты. Аның “Җанга якын газиз тел” шигыре җыентыкта урын алды. Хезмәттәшебезне иҗат уңышы белән тәбрик итәбез, киләчәктә яңа үрләр яулавын көтеп калабыз!
-
Кто на свете всех милее... 29.11.2016

Кто на свете всех милее, всех румянее и белее - конечно же это наши мамы! Под таким девизом прошел День Матери в средней группе №2. Большим сюрпризом для мам стал их портрет, нарисованный папами. Совместные развлечения, игры и пляски оказались по душе не только родителям, но и нашим воспитанникам.
-
Молодцы,коллеги! 28.11.2016

Сегодня, 28 ноября, в Наласинской средней школе прошли зональные соревнования на первенство Арского муниципального района по бадминтону и настольному теннису среди членов профсоюза учреждений образования. От нашего детского сада приняли участие председатель профсоюза Гузель Замалиева и воспитательница Гульнара Нигаметзянова. Они привезли нам почетное второе место. Молодцы, коллеги!
-
Развлечения в честь Дня матери продолжаются 28.11.2016

Как же не показать свои умения и навыки своим мамам. Воспитанники средней группы №3 сегодня научили Карлсона как пеленать куклу, приготовить овощной салат, суп и как помогать маме по дому. Праздник переплетался со стишками и песенками.
-
Бәйрәм белән, кадерле әниләребез! 25.11.2016

Бу дөньяда әниләрдән дә кадерле, баласы өчен аннан да якын кем бар икән?Әниләр бәйрәме якынлашкан көннәрдә һәр бала үзенең әнисен нинди дә булса бүләк белән сөендерергә тырыша. Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче кечкенәләр төркеме балалары да кадерле кешеләренә бүләк ясадылар.Әниләр өчен баласының кечкенә куллары белән тырышып ясаган бүләктән кадерлерәк нәрсә бар?!







