• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1
Телефон: +7(843)-665-03-07
E-Mail: Sksl.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кошлаучская ООШ"
Руководитель: Аюпова Рания Фирдусовна
Год основания учреждения: 2000
У нас учатся: 17
У нас учат: 8

Яңалыклар/ Новости

Валентина Терешковага 85 яшь

Опубликовано: 09.03.2022

Бүген башлангыч класс укучылары белән беренче хатын-кыз космонавт - Валентина Терешкова турында сөйләштек, видео материаллар белән таныштык. 1963 елның 19 июнендә “Восток-6” кораблендә Валентина Терешкова дөньяда беренче хатын-кыз космонавт буларак космоска оча. Аңа бу вакытта 26 яшь була. Очыш барышында Терешкованы «Чайка» дип атыйлар. Космонавтның очышы 2 тәүлек 22 сәгать 50 минут дәвам итә. Ул планетаны 48 тапкыр әйләнеп чыга.
Очыш барышында җитди проблемалар да туа: корабль программасында хата китә. Корабль Җиргә якынаясы урынга аннан гел ерагая гына бара. Бу хата өчен Терешкова үзенең тормышы белән түләргә тиеш була. Ләкин ул төшенкелеккә бирелми, системага яңа мәгълүматлар кертә, хатаны төзәтүгә ирешә.
Космоста ул күзәтүләр алып бара, борт журналын тутыра, галәмне фотога төшерә, Җир белән даими элемтәдә тора. Ләкин корабль Җиргә төшкәндә ике арада элемтә өзелә. Кыю кыз корабльне Алтай өлкәсенә төшерүгә ирешә.
Бу очыштан соң, гади генә Ярославль кызы тере легендага әйләнә: аның исеме бөтен дөньяга тарала. Валентина Терешкова –ялгыз гына космик очыш ясаган Җирнең бердәнбер хатын-кызы. Аннан соңгы хатын-кыз космонавтлар экипаж составында гына очалар.
Валентина Терешкова - Советлар Союзы герое. Ике тапкыр Ленин ордены, Октябрь Революциясе ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Халыклар дуслыгы ордены, Ватан алдындагы бурычлары өчен 2 һәм 3 дәрәҗәдәге орденнар, ВДНХ ның алтын медале һәм башка бик күп медальләр, дәүләт премияләре һәм мактау грамоталары белән бүләкләнә. «XX гасырның бөек хатын-кызы» дигән мактаулы исем бирелә.
Валентина Терешкова хөрмәтенә, Углич шәһәрендә ясала торган сәгать, «Чайка» дип атала. Аның хөрмәтенә почта маркалары чыгарыла. Валентина Владимировнага багышлап, планетарий ачалар. Айдагы кратерны аның исеме белән атыйлар. Беренче космонавт хатын –кызга багышлап берничә шәһәрдә һәйкәл салынган, музейлар ачылган. Мәктәпләр, урамнар, парклар аның исемен йөртә. 1983 елны беренче хатын –кыз космонавт рәсеме төшерелгән акчалар чыгарыла. Валентина Терешкова - үзе исән килеш сурәте акчага төшерелгән бердәнбер кеше.
2011 елны Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев Валентина Терешкованы «Дуслык" ордены белән бүләкли.
Космос акчарлагы- Валентина Терешкова-күпләр өчен үрнәк булып тора.



К списку новостей