Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
Мәрхәмәтлелек - тормыш маягы
Опубликовано: 11.12.2019
Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,
Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк.
Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк,
Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ.
Бүген укучылар белән тәрбия сәгатендә инвалидлар турында сөйләштек. Халкыбызда әүвәл-әүвәлдән ятимнәргә, кулы-аягы гарипләргә, язмыш кимсеткән, табигать кыерсыткан кешеләргә аерым бер гадәт яшәп килгән. Аларны кызганганнар, хәлләренә кергәннәр, кулларыннан килгәнчә аларга ярдәм итәргә тырышканнар. Аларга карап: “Биргәненә шөкер, акылым тулы, зиһенем бөтен”,-дигәннәр, гыйбрәт алганнар, тәүбә иткәннәр. Мондый кешеләргә шәфкатьле булганнар. Бүгенге авыр замандашәфкатьле булу бигрәк тә кирәк. Ана назын, ата сөюен күрмәгән күпме сабый, ятим бар. Инвалидлар, картлар йортлары күбәю дә безгә, яшь буынга, шул турыда чаң суга. Шәфкатьле булу – барлык күркәм гадәтләрнең башы, әдәплелекнең нигезе дип әйтсәм, минем белән килешерсез, дип уйлыйм. Чөнки бары тик шәфкатьле бала гына күркәм гадәтләргә ия, бәхетле, тәүфыйклы, мәрхәмәтле, кешелекле була ала.
К списку новостей













