Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
“Сәламәтлек – иң зур байлык”
Опубликовано: 24.11.2016
“Сәламәтлекне саклау оешмасы билгеләгәнчә, сәламәтлек – ул авырмау гына түгел, ә тулы физик, рухи һәм социаль иминлек тә. Кешенең сәламәтлеге аның үзенә бәйле. Ләкин, сәламәтлекне саклау 100 % кешенең үзеннән генә торамы икән? 50-55 %ы - кешенең үзеннән, 15 %ы - врачлардан, 15 % ы- нәселдәнлек билгеләреннән, ә 15%ы - әйләнә – тирә факторлардан тора. Кеше сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиеш. Аңа ниләр керә соң? Беренчесе -оптималь хәрәкәтләнү. Безнең борынгы бабаларыбыз юкка гына “хәрәкәттә -бәрәкәт” димәгәннәр. Икенчесе - хезмәт һәм ялны дөрес чиратлаштыру; өченчесе - гигиена таләпләрен дөрес үтәү, дүртенчесе - дөрес туклану, бишенчесе- тискәре гадәтләр булдырмау, алтынчысы - чыныгу.
“Сәламәтлек – иң зур байлык” диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм кала. Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк - омтылышларына ирешә ала. Сәламәт булуның бер шарты булып, шәхси гигиена таләпләрен үтәү тора. Бүген мәктәбебездә авылыбыз фельдшеры Җаббарова Тәгъзимә Равил кызы өлкән сыйныф кызлары белән шушы темага сөйләшү үткәрде. Әңгәмә бик эчтәлекле үтте.
Источник: http://qushlawich.ru/node/684
К списку новостей













