• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1
Телефон: +7(843)-665-03-07
E-Mail: Sksl.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кошлаучская ООШ"
Руководитель: Аюпова Рания Фирдусовна
Год основания учреждения: 2000
У нас учатся: 17
У нас учат: 8

Яңалыклар/ Новости

"Бәйсез "Глаголица" әдәбият премиясе - 2016". "Независимая детская литературная премия "Глаголица - 2016"

Опубликовано: 21.11.2016

    "Бәйсез "Глаголица" әдәбият премиясе - 2016" тәмам! Быел бу премия халыкара дәрәҗәдә үткәрелде. Катнашучылар эшләре Рәсәйнең төрле төбәкләреннән генә түгел, Әрмәнстан, Белоруссия, Украинадан да килгән. Ике яшь категориясенә (10-13 һәм 14-17) 6 номинациядә барлыгы 801 эш кабул ителгән! Оештыручылар түбәндәге номинацияләрне тәкъдим иткәннәр иде: рус телендә проза, рус телендә поэзия, татар телендә проза, татар телендә поэзия, рус телендә эссеистика һәм француз, инглиз, немец, татар телләреннән рус теленә әдәби тәрҗемә...

    Быелгы әдәбият премиясенә яшь төркемдә (10-13) татар телендә поэзия номинациясендә безнең Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Әюпова И.И.ның да эше тәкъдим ителгән иде. Һәм менә ниһаять оештыручылардан рәсми сайтлары, шәхси почта аркылы башта укучыбызның нигезләмә буенча 100 эш арасына сайлап алынуын, ә соңрак халыкара "Бәйсез "Глаголица" әдәбият премиясе - 2016" лауреаты булуы турында шатлыклы хәбәрләр килеп иреште.     Оештыручылар, спонсорлар лауреатларга бушлай (!) "Байтик" лагеренда 6 көнлек юллама тәкъдим иттеләр...

    19нчы ноябрь көнне Казан шәһәре "Әкият" курчак театры бинасында (әти-әниләрне дә чакырып) премиянең йомгаклау тантанасы узды. Искиткеч матур шоу итеп әзерләнгән программа, лауреатларга кыйммәтле бүләкләр, барлык кунаклар белән 30 кг. махсус торт белән чәй эчу һәм ахырдан Г.Тукайның "Су анасы" әсәре буенча курчак театры спектакле өчен барлык оештыручыларга, премиянең спонсорларына олы рәхмәтләребез.

    Бүләкләр дөрестән дә бик саллы: лауреат дипломы, яңа модельле планшет, бик яхшы эчтәлекле "Кече китапханә" җыелмасы, "Казан шәһәре күренешләре" сувенир комплекты һәм халыкара "Бәйсез "Глаголица" әдәбият премиясе - 2016" махсус альманахы...

Тулырак һәм фотомизгелләр белән МОНДА (яңа биттә ачылачак).


Источник: http://qushlawich.ru/node/683

К списку новостей