Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Многопрофильный лицей имени Г. Курсави" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, Республика Татарстан, Арский район, с . Нижние Метески, ул. Славы, д. 26 |
| Телефон: | +7(843)-663-92-37 |
| E-Mail: | s8.ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Многопрофильный лицей им. Г. Курсави" Арского МР РТ |
| Руководитель: | Ильясов Максим Зиннурович |
| Год основания учреждения: | 2023 |
| У нас учатся: | 526 |
| У нас учат: | 42 |
Новости МБОУ "Многопрофильный лицей им. Г. Курсави"
21нче февраль — Халыкара туган телләр көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан 3 нче В сыйныфында "Туган телемдә укыйм..." дигән чара оештырылды
Опубликовано: 21.02.202621нче февраль — Халыкара туган телләр көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан 3 нче В сыйныфында "Туган телемдә укыйм..." дигән чара оештырылды.
Яраткан язучыбыз Фәнис Яруллинның шундый сүзләре бар: «Тел - халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау кагылмасаң чыңламый». Кыңгырау гел чыңлап торсын өчен, тел югалмасын өчен үз телеңдә сөйләшергә һәм укырга кирәк.
Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин һәркемнең дә туган теле бер генә. Шуңа күрә һәр милләт кешесе үз телен яратырга һәм башка милләтләрнең теленә хөрмәт белән карарга тиеш.
Бүгенге чарада укучылар балалар өчен чыгарылган журналлардан язмалар, балалар өчен язылган китаплардан әкиятләр укыдылар. Шулай ук чара барышында Татар халык ашлары һәм Татар халкының милли бәйрәмнәре белән дә танышып киттеләр. Чара бик җылы, эчтәлекле һәм милли рухта узды.
#АрчаМәгариф
#АрчаМәдәният
#ХалыкараТуганТелКөне
#ТатарстанХәрбиДанХезмәтФидакарлекЕлы
#РоссияХалыкларБердәмлекЕлы
#МногопрофтльныйлицейимениКурсави
К списку новостей





