• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Многопрофильный лицей имени Г. Курсави" Арского муниципального района Республики Татарстан

Визитная карточка

Адрес: 422022, Республика Татарстан, Арский район, с . Нижние Метески, ул. Славы, д. 26
Телефон: +7(843)-663-92-37
E-Mail: s8.ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Многопрофильный лицей им. Г. Курсави" Арского МР РТ
Руководитель: Ильясов Максим Зиннурович
Год основания учреждения: 2023
У нас учатся: 431
У нас учат: 38

Новости МБОУ "Многопрофильный лицей им. Г. Курсави"

Туган тел атналыгы кысаларында, якташ язучыларыбызның иҗатын тагын да күбрәк белү максатыннан, Үзәк китапханәгә танылган язучы Гөлара Шарипованың иҗат кичәсенә бардык

Опубликовано: 15.02.2025

Без укучылар белән татар теле дәресләрендә, очрашуларда Арча районында иҗат иткән язучылар белән даими танышып барабыз. Туган тел атналыгы кысаларында, якташ язучыларыбызның иҗатын тагын да күбрәк белү максатыннан, Үзәк китапханәгә танылган язучы Гөлара Шарипованың иҗат кичәсенә бардык. 5 А сыйныфыннан Ситдикова Диләрә, Салимова Эвелина бик теләп кичәдә катнаштылар.
Шәрипова Гөлара Вәкил кызы Арча районы Иске Төрнәле авылында дөньяга килә.
1994 елда Арча педагогия училищесын тәмамлый, югары белем ала. Һөнәре буенча укытучы.
1995 елда тормыш иптәше Ингел белән гаилә коралар. Дүрт малай тәрбияләп үстерәләр.
Шигырьләрен 2014 елда иҗат итә башлый. "Баллы көзләрем" исемле шигырь китабы басылып чыкты.
Бүгенге көнгә Гөләра Шәрипованың шигырьләренә күп кенә җырлар язылган, юморчы, нәфис сүз остасы Раил Садриев кебек күренекле артистлар аның шигырьләрен яратып укыйлар.
Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова 1962 елның 20 апрелендә Арча районы Курса-Почмак авылында дөньяга килә.
Татар шагыйре, популяр җыр текстлары aвторы. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале (2009), Һади Такташ исемендәге (2016), Саҗидә Сөләйманова исемендәге (2020) әдәби премияләр, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе (2017), "Фидакарь хезмәт өчен" ("За доблестный труд") медале (2022) иясе.#Минпросвещения #НавигаторыДетства #Росдетцентр #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#МногопрофильныйлицейимениКурсави



К списку новостей