Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 28.12.2023

28 нче декабрь көнне мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме булып узды. Бәйрәм тамашасы бик матур, эчтәлекле, күңелле булды.
-
Милли бәйрәмнәр һәм йолалар 23.12.2023

Укучыларыбызны милли рухта тәрбияләү, милли бәйрәм һәм йолаларны белүләренә, үткәннәрне онытмаска ирешү максатыннан 8 нче сыйныф укучылары өчен класс сәгате үткәрелде.
-
Туган телем - татар теле 22.12.2023

Туган тел атналыгы кысаларында 8 нче сыйныф укучылары өчен "Туган телем - татар теле" дип исемләнгән класс сәгате уздырылды. Класс сәгатенең максаты: туган телгә-ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү, тел байлыгын үстерү, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү иде.
-
Туган тел атналыгы 20.12.2023

Мәктәбебездә туган тел атналыгы башланып китте. Укучыларда татар халык уеннарына, фольклорына карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, бүген 5 нче сыйныф укучылары белән берлектә "Түбәтәй" уены уйнадык.
-
Бәйрәмгә әзерлек эшләре дәвам итә 19.12.2023

Яңа ел - иң көтеп алынган, могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе. Һәркем аны матуррак, истә калырлык итеп каршыларга тырыша. Мәктәбебездә бәйрәмгә әзерлек эшләре дәвам итә. Бүген укучылар һәм укытучылар белән бергәләп мәктәп территориясенә яңа ел символын кардан ясап куйдык.
-
Батыр егет - ил күрке 18.12.2023

Кем соң ул безнең заман герое? Алар нинди сыйфатларга ия? Бүгенге класс сәгатендә укучылар белән шушы сорауларга җавап эзләдек. Геройлар турында фильм карадык. Хәзерге көндә хәрби операциядә катнашучы авылыбыз егетләрен горурланып искә алдык. Батыр егет - ил күрке.
-
Хәзерге заман батырлары 18.12.2023

"Мөһим әңгәмә" вакытында 3а классы укучылары белән "Хәзерге заман батырлары" дигән темага сөйләшү оештырылды.
-
Мәктәбебездә яңа елга әзерлек эшләре башланып китте 14.12.2023

Мәктәбебездә яңа елга әзерлек эшләре башланып китте. Укучылар, укытучылар тырышлыгы белән класслар, коридорлар бизәлде. Укучыларның әти-әниләре белән берлектә эшләнгән яңа елга багышланган эшләнмәләре дә күргәзмәгә куелды.
-
12 нче декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көне 12.12.2023

Бүген 12 нче декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көне. Әлеге дата илебездә бик мөһим дәүләт бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе Сәгъдиева Халисә Камил кызы укучыларга бу бәйрәмнең килеп чыгуы турында аңлатты.Соңыннан илебезнең дәүләт символлары тарихы һәм РФ флагының өч төсе кеше тормышында аның әһәмияте турында белешмә бирде. Укучылар үзләре дә матур итеп Россия флагын ясадылар.
-
8 декабря - Международный день художника 08.12.2023

8 декабря - Международный день художника. День художника - это праздник не только профессионалов и любителей живописи. Творчество сохраняет в человеке возможность радоваться миру и любить его. Поэтому этот праздник - для всех любителей прекрасного. Советник директора по воспитанию совместно с учащимися школы приняли участие в акции "Открытка в подарок". Цель акции: изготовить поздравительные открытки для участников СВО. У каждого участника акции получились красочные, креативные и очень душевные открытки к Новому году.








