Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 296 ( 297 ) 298 299 300 >>
-
Фәнни-гамәли конференция 26.02.2014

20 февраль көнне Әтнә районы Комыргуҗа урта мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге гомумреспублика фәнни – гамәли конференция узды. Һәр елны уза торган әлеге мөһим чараны Әтнә районы мәгариф бүлеге һәм мәгълүмати-методик үзәк оештырды.
Бу конференция эшендә укучылар, укытучылар, Казаннан галимнәр, мәгариф министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре дә катнаштылар.
Безнең мәктәптән шул конференция эшендә 8нче сыйныф укучысы Шиһабиева Энҗе (фәнни җитәкчесе Гаффарова Дамира Вакил кыз) катнашып, икенче урын яулады. -
"Ягез әле, малайлар!" 23.02.2014

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Мөндеш башлангыч мәктәбендә "Ягез әле, малайлар!" дигән уен-ярыш оештырылды. Малайлар ике командага бүленеп үзләренең сәләтләрен төрле яктан күрсәттеләр. "Бөркет" командасы 1 урынга, ә "Ярканат" - 2 нче урынга лаек булды. Соңыннан командаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Хәрби-спорт уены 23.02.2014

6 нчы һәм 7 нче класс укучылары арасында хәрби-спорт уены үткәрелде.
-
Бәйрәм белән! 23.02.2014

Хөрмәтле ир-егетләр!
Сезне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез.
Сез булганга имин булып ата таңнар.
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын ир-егетләр.
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр.
-
Математик кичә 18.02.2014

Математика укытучысы Газизова А.Х. 10 нчы класс укучылары өчен "Татарның атаклы математиклары" дигән темага класстан тыш чара үткәрде.
-
Хоккей 17.02.2014

мәктәп кубогона 8-11 нче класс укучылары катнашында хоккей ярышы оештырылды.
-
Афганистан 15.02.2014

15 нче февраль көнне 6 нчы класс укучылары Әфганстан җирләреннән Совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан кичә үткәрделәр.
-
Биатлон 14.02.2014

13 нче февраль көнне мәктәптә 8-11 нче класс укучылары катнашында биатлон ярышы узды. 11 нче класстан Рәхим Садыйков, Раниф Закиров, 9 нчы класстан Лилия Рахматуллина бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
-
Конкурс-игра по ОБЖ "Муравей" 14.02.2014

Ученик 8 класса Хабибуллин Ильмир и ученик 9 класса Гиззатов Инсаф стали лауреатами Международного Конкурса-игры по ОБЖ "Муравей".
Поздравляем!
-
"Сәламәтлек" дәресе 14.02.2014

Бүген мәктәптә сәламәтлек дәресләре үткәрелде. 10-11 нче класс укучылары "Сәламәтлек культурасы" дигән теманы ачыклап, сәламәт яшәү рәвеше турында фикер алыштылар.








