Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Новости школы
21 февраль - Халыкара туган тел көне
Опубликовано: 21.02.2023Тел – ата-анабыз тарафыннан бирелгән олы бүләкләрнең тагын берсе. Ул безне башта кечкенә гаиләгә туплый, ә аннан соң олы милләт итеп берләштерә, һәм зур дөньяга чыгарга мөмкинлек бирә. Аның аша безгә ата-бабаларыбызның зирәк акылы килеп ирешә, аның ярдәме белән тирә-якны танып белергә өйрәнәбез, тормыш тәҗрибәсе туплыйбыз. Мәшһүр Тукаебыз юкка гына, -И туган тел, и матур тел! Әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы,– дип язып калдырмагандыр. Ана теле безгә куәт бирә, иҗат дәрте өсти! Рухи мирасыбызны да киләчәк буыннарга без тел аша тапшырабыз. Бүген без күп телләрдә сөйләшүче милләтләр арасында яшибез. Ана телен саклау өчен бөтен көчебезне биреп, егәребезне кызганмыйча эшләргә тиешбез. Барыбызга да билгеле, Ана теленә мәхәббәт гаиләдә тәрбияләнә, аның тиңдәшсез зур байлык икәнен бала ата-анасы, әби-бабасы яныңда аңлый башлый. Үз теленең матурлыгын аңлап, ягымлы яңгырашын кече яшьтән үк тоеп үскән кеше киләчәк буыннарга калдыру өчен көчен бервакытта да кызганмаячак.
К списку новостей













