Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 94(2 ин.гр) обучающихся, филиале 4(1 ин гр), \ Бездә укыйлар: 94(2 чит ил) укучы, филиалда 4(1 чит ил) укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Халыклар бердәмлеге көне белән! 04.11.2026

Халыклар бердәмлеге көне белән! Россия халыклары бердәмлеге елында бу көн безнең өчен аерым мәгънә ала. Рух көче, ихтыяр ныклыгы һәм какшамас бердәмлек күпмилләтле халкыбызга һәртөрле авырлыкларны җиңәргә ярдәм итте. Безнең сугышчылар махсус хәрби операция барышында илнең суверенитетын яклаган вакытта, безнең бердәмлек һәм традицияләргә тугрылык Җиңүне якынайта! Без барыбыз да уртак әхлакый идеаллар, рухи кыйммәтләр һәм Ватанга мәхәббәт белән берләшкән халык! Безнең республикада 175 милләт вәкиле дус һәм тату яши. Халыклар арасындагы дуслык һәм үзара хөрмәт — республикабызның һәм бөтен илебезнең үсешенең һәм чәчәк атуының нигезе ул. Һәр гаиләгә тынычлык, игелек һәм иминлек телибез. Уртак Ватаныбыз чәчәк атсын! Бәйрәм белән!
-
"Түгәрәк сәхнә" түгәрәгендә 03.11.2026

"Түгәрәк сәхнә" түгәрәгендә бүген дә эш кайный. Экрандагы мизгелләрне карап, әдәби әсәрләрне сәхнәләштерү юлларын өйрәнәбез. Түгәрәк җитәкчесе Азметгалиева Э.А.ның һәр сүзе игътибар үзәгендә , чөнки укучылар әле генә сәхнәгә аяк басучылар, ә бу дәресләр аларга осталыкларын арттырырга ярдәм итә.
-
Дружба народов начинается с детства! 02.11.2026

В преддверии Дня народного единства для учащихся 1–4 классов прошла увлекательная викторина «Год единства народов России», которую провела наш советник директора по воспитанию Шакирова И.М. Главная цель — не просто проверить знания, а сформировать у ребят понимание того, что единство народов — это огромная ценность. Они говорили о нашей общей судьбе, общих целях и том, что нас объединяет. Мероприятие прошло в интерактивной форме:
Ребята познакомились с общими культурными ценностями и важными историческими событиями, которые сплотили народы нашей страны.
Вместе дали определение слову «единство» — это когда мы вместе, когда помогаем друг другу и уважаем традиции каждого.
Отдельно подчеркнули роль русского народа как государствообразующего, ведь именно на его плечах во многом держится фундамент нашего общего дома — России.Дети с азартом отвечали на вопросы. Важно с самого раннего возраста учить детей тому, что мы — одна большая семья, и сила России именно в нашем единстве!
-
Каникулда рейдлар дәвам итә! 01.11.2026

Ата-аналар укучыларны каникул вакытында аерым контрольдә тоталар.
-
Көзге каникулда да мәктәп тормышы гөрләп тора: түгәрәкләр эше 31.10.2026

Көзге каникул көннәрендә мәктәбебездә гадәти дәресләр булмаса да, балаларның ялы файдалы һәм мавыктыргыч узсын өчен күп эшләр башкарыла . Мәктәпнең спорт һәм иҗат түгәрәкләре тулы составта эшли.
Түгәрәкләрнең каникул вакытында эшләвенең әһәмияте бәхәссез:
1. Сәламәтлекне ныгыту. Спорт секцияләре ( волейбол, шахмат, шашка) балаларны актив тормыш рәвеше алып барырга чакыра.
2. Иҗади сәләтләрне үстерү. Җыр, бию, театр түгәрәкләрендә катнашучылар яңа осталыкларга өйрәнүен дәвам итә.
3. Социальләшү һәм аралашу. Каникул — дуслар белән күрешү өчен менә дигән мөмкинлек. Уртак кызыксынулар нигезендә балалар яңа дуслар таба, командада эшләргә өйрәнә һәм аралашу күнекмәләрен ныгыта.
4. Вакытны файдалы үткәрү. Түгәрәкләр балаларның буш вакытын контрольдә тотарга, аларны урамдагы тискәре йогынтыдан сакларга һәм кызыклы хобби табарга булыша.Балаларыбызның һәр мизгелен файдалы итү өчен шартлар тудыручы педагогларга, түгәрәк җитәкчеләренә зур рәхмәт!
-
Көзге каникул вакытында 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен консультацияләр үткәрелде. 30.10.2026

Көзге каникул көннәрендә мәктәбебездә уку-укыту процессы тукталмады. 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен мөһим чара — Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек буенча уку-консультацияләр оештырылды.
Чараның максаты — укучыларның белемнәрен системалаштыру, имтиханнарны тапшыру тәртипләрен кабат искә төшерү һәм аеруча авыр тоелган темаларны ныгыту. Педагоглар укучылар белән индивидуаль эшләделәр, тест биремнәрен чиштеләр, хаталы җавапларны анализладылар һәм сорауларга җентекле җаваплар бирделәр.
Укучылар консультацияләрнең файдалы булуын һәм имтиханнарга әзерлекнең сыйфатын арттыруда ярдәм итүен билгеләп үттеләр.
Мәктәп администрациясе һәм укытучылар коллективы укуга җаваплы караганнары өчен укучыларга һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен ата-аналарга рәхмәт белдерә. Имтиханнарда уңышлар телибез! -
Көзге каникулда да мәктәп тормышы гөрләп тора: түгәрәкләр эше 29.10.2026

Көзге каникул көннәрендә мәктәбебездә гадәти дәресләр булмаса да, балаларның ялы файдалы һәм мавыктыргыч узсын өчен күп эшләр башкарыла . Мәктәпнең спорт һәм иҗат түгәрәкләре тулы составта эшли.
Түгәрәкләрнең каникул вакытында эшләвенең әһәмияте бәхәссез:
1. Сәламәтлекне ныгыту. Спорт секцияләре ( волейбол, шахмат, шашка) балаларны актив тормыш рәвеше алып барырга чакыра.
2. Иҗади сәләтләрне үстерү. Җыр, бию, театр түгәрәкләрендә катнашучылар яңа осталыкларга өйрәнүен дәвам итә.
3. Социальләшү һәм аралашу. Каникул — дуслар белән күрешү өчен менә дигән мөмкинлек. Уртак кызыксынулар нигезендә балалар яңа дуслар таба, командада эшләргә өйрәнә һәм аралашу күнекмәләрен ныгыта.
4. Вакытны файдалы үткәрү. Түгәрәкләр балаларның буш вакытын контрольдә тотарга, аларны урамдагы тискәре йогынтыдан сакларга һәм кызыклы хобби табарга булыша. -
Укучыларга көзге-кышкы чорда сулыклар янында сак булырга кирәк! 28.10.2026

Көзге һәм кышкы чорда сулыкларда куркынычсызлык мәсьәләсе аеруча актуаль. Бу вакытта сулыкларның боз белән каплануы, әмма аның һәрвакытта да ныклы булмавы аркасында, төрле бәхетсезлек очраклары килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә укучыларга сулыклар янында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен аңлату мөһим.
- Бозның ныклыгын тикшермичә боз өстенә чыкмаска. Бозның калынлыгы кимендә 7 см булырга тиеш.
- Таныш булмаган урыннарда бозга керүдән тыелырга.
- Боз өстендә төркемләп йөрмәскә, бер-береңнән ераклашмаска.
- Боз чатнаган яки су чыккан урыннарны читләтеп үтәргә.
- Караңгы төшкәч һәм томан вакытында бозга чыкмаска.
Куркыныч туса:
- Паникага бирелмәскә һәм ярдәм чакырырга.
- Таяк, бау яки башка предметлар ярдәмендә зыян күрүчегә сузарга.
- Үзеңнең куркынычсызлыгыңны кайгыртырга, бозга ятарга һәм зыян күрүчене тартып чыгарырга тырышырга.
- Зыян күрүчене җылы урынга алып барырга һәм коры кием кидерергә.
Мәктәпләрдә укучылар белән әңгәмәләр, инструктажлар үткәрелә.
Укучыларның куркынычсызлыгы — һәркемнең җаваплылыгы. Көзге-кышкы чорда сулыклар янында аеруча сак булу, билгеләнгән кагыйдәләрне үтәү бәхетсезлек очракларын булдырмаска ярдәм итәр. -
«Табигатьне саклыйк»: укучылар яшь агачларга терәкләр ясады. 27.10.2026

Мәктәбебездә файдалы чара узды. Укучылар яшь агачларның үсешенә ярдәм итү максатыннан, алар өчен ныклы терәкләр (опоралар) ясадылар.
Көзен җилләр һәм яңгырлар вакытында нәни үсентеләрнең сынуын кисәтү өчен, агачлардан ясалган һәм экологик чиста материаллардан эшләнгән терәкләр агачларның исән-имин кышлап, киләсе елга ныклы булып үсеп китүен тәэмин итәчәк.
Мондый гамәлләр — табигатькә карата җаваплылык һәм сакчыллыкның ачык мисалы. Һәрберсенә афәрин! -
Разговоры о важном 26.10.2026

Сегодня, 26 октября, в нашей школе прошли внеурочные занятия «Разговоры о важном».
Ученики 1–5-х классов обсудили тему «Сила слова» и поговорили о том, как слова помогают выражать мысли и чувства, поддерживать друг друга и создавать доброжелательную атмосферу.
Ребята 6–11-х классов познакомились с жизнью и подвигами Петра Степановича Котляревского — выдающегося военачальника, чьё мужество и служение Отечеству стали частью истории России.














