Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 301 ( 302 ) 303 304 305 306 307 308 309 310 >>
-
"Здоровая пробежка" акциясе 13.10.2017

Бүген «SaMoSтоятельные Дети» проектында катнашучы “ЭRON” отряды, педагог-организатор Шарафетдинова Г.Н. җитәкчелегендә “Здоровая пробежка” акциясен уздырды.
-
“Укытучыңны котла” акциясе 05.10.2017

Укытучылар көне уңаеннан "SMS дети" республикакүләм проектта катнашучы "ЭRON" отряды мәктәптә "Укытучыңны котла" акциясен уздырды. Укучылар барлык укытучыларга изге теләкләрен җиткереп, матур букетларын бүләк иттеләр, газета чыгардылар.
-
Диагностик тестирование 05.10.2017 Бүген 5 класс укучылары рус теленнән диагностик тест эше эшләделәр.

-
Россия композиторлар берлеге музейда кунакта.
29.09.2017
Бүген Г.Тукай мемориаль музеенда Россия композиторлар берлеге әгъзалары белән җылы очрашу булды.Делегация Рәшит Калимуллин җитәкчелегендә Кытайдан, Авсртралиядән, Башкортстаннан, Красноярскидан һәм Казаннан килгән иде. Араларында Резеда Ахияроваь, Илһам Байтирәк һәм яшь композитор Алсу Сцнгатуллина да бар. Екатерина Коврикова бик матур итеп рояльда композиторларыбызның әсәрләрен башкарды. Тере музыка укучыларыбыз кунеленә хуш килде. Мондый очрашулар ешрак булсын иде дигән теләктә калабыз.
-
Мин спортны яратам
28.09.2017
Мәрхәмәтле Татарстан акциясе уңаеннан мәктәптә бүген "Мин спортны яратам" дип аталган флешмоб үтте.
-
Көзге Мәрхәмәтлелек атнасының өченче көне
27.09.2017
Бүген мәрхәмәтлелек атнасының өченче көне. Ул Бөтендөня туризм көне буларак билгеләп үтелде. Укучылар саф һавда булдылар, соңыннан Г.Тукай мемориал музеена сәяхәт кылдылар.
- Көзге Мәрхәмәтлелек атнасының икенче көне 26.09.2017 Мәрхәмәтлелек атнасының бүген икенче көне. Ул "Без бергә" дип атала. Шул уңайдан "Без төрле, ләкин без бергә" исеме астында укучылар арасында түгәрәк өстәл оештырылды. Анда ярдәмгә мохтаҗ балалрга, өлкәннәргә булышу турында сүз алып барылды.
-
Коръән укучыларны бүләкләделәр 26.09.2017

Яңа Кырлай урта мәктәбендә укучыларга дини яктан гыйлем һәм тәрбия биргән мөгәллимәбез Гарипова Зәйтүнә Мингали кызы еш була. Иртәнге линейка вакытында июнь аенда «Арча» радиосында оештырылган Коръән укучылар бәйгесенең нәтиҗәләре белән таныштырды. Бәйгедә Арча район мәхәлләләрендә белем алучы шәкертләр тарафыннан укылган сүрә һәм аятьләр радио аша яңгырады һәм 4 класс укучысы Шакирова А. әлеге бәйгедә 3 урынны яулады. Зәйтүнә Мингали кызы җиңүче һәм калган катнашкан укучыларга Арча мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев һәм иганәчеләрнең истәлекле бүләкләрен тапшырды, укучыларның рухи-әхлакый сыйфатларга ия булып үсүләрен теләп калды.
-
Көзге Мәрхәмәтлелек атнасы старт алды 25.09.2017

Бүген көзге Мәрхәмәтлелек атнасы старт алды. Мәрхәмәтлелек атнасы гадәттәгечә Яхшылык дәресеннән башланып китте.
-
Яшь гражданнар форумы. 24.09.2017

Бүген Арчада Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә "Балалар иҗтимагый оешмасы" оештырган республикакүләм "Яшь гражданнар форумы" узды. Анда безнең мәктәптән Рахимова Д.Д., Минҗанова Ф.Ф., Галимҗанова А.Р. катнашты. Җитәкчеләре Шарафетдинова Г.Н. Соңыннан барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.














