Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 301 ) 302 303 304 305 306 307 308 309 310 >>
-
Туган көнең белән ТВБ! 15.09.2017

15 сентябрь - Татарстан Варислары берлегенең туган көне. Шул уңайдан “Дуслык” дружинасы активы һәм “SаMоSтоятельные дети” проекты катнашучылары 5,6,7 класс укучылары арасында, саф һавада төрле, мавыктыргыч уеннар уздырдылар. Соңыннан, тамакларын ялгап алганнан соң, шат күңел белән өйләренә таралыштылар.
-
Велосипед ярышы 14.09.2017 Бүген ЯңаКырлай мәдәният йорты белән берлектә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау нигезендә “Яхшы яшибез” девизы астында мини велокросс уздырылды. Кросста мәктәп укучылары актив катнаштылар.

-
"Елмаюың белән бүлеш" акциясе 13.09.2017

Бүген «SаMоSтоятельные дети» проекты катнашучылары "Елмаюың белән бүлеш" акциясен үткәрделәр. Акциядә катнашучыларга укучылар сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында сөйләделәр. Һәр көнне елмаеп яшәүләрен теләп, истәлеккә үзләре ясаган елмаюлы смайликлар өләштеләр.
-
"Светофор" автомәктәбе вәкилләре белән очрашу 12.09.2017 Бүген “Светофор” автомәктәп вәкилләре югары класс укучылары белән очрашу үткәрде. Алар укучыларны автомәктәпнең отышлы яклары белән таныштырдылар.

-
Иртәнге линейка 12.09.2017 Бүген иртәнге линейкада укучылар үзидарәсе чыгыш ясады. Алар һәр класста китап- дәфтәрләр тотылышын карап чыктылар һәм линейкада тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырдылар.

-
Ата-аналар җыелышы 08.09.2017 Бүген мәктәптә ата-аналар жыелышы булды.

-
Эх, күңелле өмәсе! 07.09.2017

Бүген мәктәп бакчасы кырмыска оясын хәтерләтә иде. Укучылар да, укытучылар да тырышып эшләделәр. Бакчадан көзге уңышны җыеп алдылар.
-
Чәчәк орлыкларын җыйдык 06.09.2017

.
-
3 сентябрь - терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне 03.09.2017

Бүген терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан Россия Федерациясе халыклары белән бергә без бернинди гаепсезгә гомерләре өзелгән терроризм акты корбаннарын искә алабыз. Терроризм – бүгенге көндә иң дәһшәтле, кан койгыч социаль күренеш. Аның төп максаты – физик көч кулланып халыкны куркыту, төрле дин һәм милләт кешеләренең үзара ышанычын бетерү, дәүләт институтларына психологик басым ясарга омтылу, явыз максатларны тормышка ашыру өчен кешеләрне җәлеп итәргә тырышу. Әлеге төр явызлыкка каршы көрәш – дөнья җәмәгатьчелегенең иң зур һәм катлаулы бурычларының берсе. Аны бары тик бердәм булып кына җиңеп була. Бергаепсез меңләгән кешенең гомерен өзгән, газап һәм тилмерүләр китергән бу рәхимсез җинаятьләргә беркем дә битараф калырга тиеш түгел. Татарстан җирендә күп гасырлар дәвамында йөздән артык милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Үзара аңлашу, бер-берсенең гореф-гадәтләренә, мәдәни һәм рухи кыйммәтләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт– республикабызда тынычлыкның һәм иминлекнең төп нигезе. Россия Федерациясендә терроризм актларын булдырмас өчен эшлекле һәм төгәл карарлар кабул ителә. Кешенең бәхетсезлегенә битараф булмау, җаваплылык һәм саклык күрсәтү – үзен чын гражданин итеп таныган һәркемнең олы бурычы. Уртак йортыбызның иминлеге, якыннарыбызның, туганнарыбызның, балаларыбызның, оныкларыбызның исәнлеге безнең һәрберебездән тора дип әйтергә мөмкин. Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен без гражданлык хисен, милләтләр бердәмлеген ныгытачакбыз, милли, дини яки социаль экстремизмга каршы көрәш алып барачакбыз.
-
Бүген бездә туган көн!!! 02.09.2017

Бүген 5 нче класс җитәкчесе Кәбирова Әнисә Рәшидовна укучыларда класс коллективына карата уңай бәя, класста яхшы психологик микроклимат тудыру максатыннан “Туган көнең белән, 5 класс!” дигән класс сәгате үткәрде. “Минем исемем”, “Кызыклы дәресләр” дигән уеннар укучыларга бик ошады, аларны якынайтты. Класс сәгате укучыларның сәләтләре турындагы әңгәмә белән дәвам итте.













