Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 257 258 259 ( 260 ) >>
-
Парламент дәресе 19.10.2018 Бүген тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Шигапова Гөлгенә Хасбиулловна 8-9 класс укучылары өчен "Парламент дәресе" уздырды. Дәрес ахырында викторина ярдәмендә алган белемнәрен дә сынадылар.

-
Сынау имтиханы 18.10.2018

9 класс укучылары сайлау фәннәреннән белемнәрен барладылар.
- Котлыйбыз! 17.10.2018 17 октябрь көнне Ашытбаш урта мәктәбендә шәхси-команда беренчелегенә уздырылган Республикакүләм шашка ярышында безнен мәктәп командасы уңышлы чыгыш ясады. Үз яшьтәшләре арасында 1 клас укучысы Шакиров Б. - 3 урын, 5 класс укучысы Шакирова А. - 1 урын, 10 класс укучысы Минҗанова Ф. - 1 урынны яуладылар. Командалар арасында безнең мәктәп командасы - 2 урынга лаек булды. Җиңүчеләрне котлыйбыз! Киләсе ярышларда да уңышлар телибез!
- Көтеп алган көзге бәйрәм 12.10.2018 Бүген мәктәбебездә 5-7 класслар арасында бик матур "Сөмбелә" бәйрәме,8-11 классларда "Көзге бал" булып узды. Укучыларыбыз үзләренең уңганлыкларын, җитезлекләрен төрле конкурсларда катнашып күрсәттеләр. Катнашучы укучылар "Иң тапкыр", "Иң җитез", "Иң актив" кебек номинацияләрдә җиңү яуладылар.
-
Сынап карау имтиханы 11.10.2018 9 классларда бүген сайлап алу фәннәреннән сынау имтиханнары булып узды. Укучылар химия, биология, география, туган (татар) теле фәннәреннән белемнәрен барладылар

-
Ветеран укытучыбыз белән очрашу 11.10.2018

Бүген мәктәптә ветеран укытучыбыз Галәветдинова Венера Рәфкать кызы белән очрашу булды. Венера апа "Җиңү волонтерлары" проектында катнашучы 8 класс укучыларына үзенең сугыш вакытындагы балачагы , абыйларының сугыш та хлеп калганнарын сөйләде. Укучыларның сорауларына җавап бирде. Венера Рәфкать кызы укучыларга узенең киңәшләрен бирде, аларга матур теләкләрен җиткерде.
-
"Минем беренче укытучым" фотоконкурсы тәмам. 08.10.2018

"Арча хәбәрләре" газетасы оештырган "Минем беренче укытучым" дип исемләнгән фотоконкурста мәктәбебезнең 4 класс укучылары Шаймуллина З. һәм Кабирова А. призлы урыннарны яуладылар. Аларга "Арча хәбәрләре" газетасы, мәгариф профсоюз оешмасы грамота һәм истәлеклк буләкләр тапшырды. Укучыларыбызны котлыйбыз!
-
Бәйрәмең белән Сине, укытучым!
05.10.2018
Мәктәбебездә Укытучылар бәйрәме тантаналы төстә билгеләп үтелде. Иртәнге линейкада 4 класс укучылары барлык укучылар исеменнән укытучыларга бәйрәм котлавын җиткезделәр, матур шигырьләрен, җырларын бүләк иттеләр.
- Укытучылар көне белән! 05.10.2018 Бәйрәмең белән Сине, укытучым! Йөрәгемнең якын кешесе. Дөнья серен безгә өйрәтүче. Яшь җаннарга — Ходай илчесе! Сезгә телибез саулык, озын гомер, Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен. Яхшы гамәл, Ходай рәхмәтен! Яшь җаннарга - Ходай илчесе! Ул Сез - Укытучылар!
- Әле ярый сез бар дөньяда... 05.10.2018 Бүген мәктәбебез укучылары "Өлкәннәр көне" уңаеннан Яңа Кырлай мәдәният йортында олкәннәребезгә "Әле дә ярый сез бар дөньяда" дип исемләнгән концерт программасы күрсәттеләр.













