Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 257 258 ( 259 ) 260 >>
-
Педсовет утырышы 01.11.2018 Бүген мәктәптә беренче чирек нәтиҗәләре буенча педсовет утырышы узды.

-
Олимпиадага әзерлек 01.11.2018 Каникул булуга карамастан мәктәптә укучылар өзелми. Алар төрле түгәрәкләргә йөрү белән бергә белемнәрен дә күтәрү өстендә эшлиләр. Бүген дүртенче класс укучылары Набиуллина С.Р. белән олимпиадага әзерләнделәр.

-
Укучының куркынычсызлык көндәлеге 30.10.2018

Бүген Арча ГИБДД хезмәткәре 5 класс укучыларына "Укучының куркынычсызлык көндәлеге" дип аталган көндәлекләр өләште, укучыларга үзенең киңәшләрен җиткерде, юлларда сак булырга кушты.
-
Көзге каникул чорына үз-үзеңне тоту кагыйдәләре. 27.10.2018

Бүген 8 сыйныфта "Көзге каникуллар чорында үз – үзеңне тоту кагыйдәләре” дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде. Укучыларга сулыклар тирәсендә, янгын һәм электр куркынычсызлыгы, гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту, негатив ситуацияләр вакытында, урамда, җәмәгать урыннарында үз –үзеңне тоту буенча, кич йөрүләр, караңгы төшкәч яктылык кайтаргычлар куллану турында сөйләшүләр үтте.
-
Математикадан сынау имтиханы 26.10.2018

Бүген 10 нчы сыйныф укучылары өчен математика фәненнән сынау имтиханы уздырылды. Максат укучыларның имтиханнарга карашын җитдиләндерү. Сынау имтиханында укучылар җавап бланкларын тутыру кагыйдәләре белән таныша, белемнәрен тикшерә .
-
Юлларда сак булыйк! 26.10.2018 10 нчы сыйныфта уздырылган тэрбия сәгате юл йөрү кагыйдәләренә багышланды.Максаты: балалар катнашындагы юл – транспорт һәлакәтен профилактикалау; юл хәрәкәте билгеләрен , велосипедчылар өчен кагыйдәләрне искә төшерү һәм ныгыту; урамда һәм юлларда үз –үзеңне дөрес тоту культурасын формалаштыру.

-
Белемнәрне сынау дәвам итә 25.10.2018

10 класс укучылары рус теле фәне буенча сынау имтиханы эшләделәр.
-
Ачык дәрес 22.10.2018

Бүген,22 октябрь көнне, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Шигапова Гөлгенә Хасбиулловна 10 класста “Бөек географик ачышлар һәм Европа колониаль экспансиясенең башлануы” дигән темага ачык дәрес күрсәтте. Дәрес барышында укучылар Бөек географик ачышларның алшартлары, танылган диңгез гизүчеләре һәм аларның экспедицияләре турында сөйләделәр. Монополия һәм колонияләрнең тарихи үсештә Бөек географик ачышларның йогынтысын ачыкладылар. Дәрес нәтиҗәле үтте.
-
Парламент дэресе 19.10.2018

Бүген мәктәбебездә озайтылган көн төркемендә йөрүче укучыларыбыз өчен "Парламент дәресе "узды. Укучылар белән Россия һәм Татарстанның символлары турында сөйләштеләр.Төркем җитәкчеләре Закирова Г.Ш. һәм Сәләхова И.Г. илебезнең тарихына, бүгенгесенә бәйле сораулардан төзелгән бәйге үткәрделәр.
-
Сынау имтиханнары дәвам итә 19.10.2018 11 класс укучылары сайлау фәннәреннән белемнәрен тикшерделәр.














