Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 209 ( 210 ) >>
-
3 декабрь - "Билгесез солдат" көне 03.12.2020

"Билгесез солдат" көне – Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата, ул һәр елны 3 декабьдә билгеләп үтелә. Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү. Билгесез солдат көненэ карата классларда тәрбия сәгатьләре үтте.
-
Батырлар даны мәңгелек! 03.12.2020

"Билгесез солдат" көненэ карата Яңа Кырлай авылы һәйкәленә ОБЖ укытучысы Хабриев Ш.С. җитәкчелендә "Юнармия" отряды, Яңа Иябаш авылы һәйкәленә педагог-организатор Шарафетдинова Г.Н. җитәкчелегендә "Жиңү Волонтерлары" отрядлары белән мәңгелек ут яндырылды, венок куелды.
-
Күргәзмә 03.12.2020 Мәктәп китапханәсендә "Билгесез солдат" көненә карата күргәзмә оештырылды.

-
СМС-дети акциясе 02.12.2020 Бүген СМС-дети отряды активистлары 7 класс укучыларына "Количество свечек зависит от тебя" дип аталган акция уздырды. Укучыларга әңгәмә уздырылды, тест эше эшләнелде соңыннан укучыларга кызыл тасма таратылды.

-
1 декабрь - СПИДка каршы көрәш көне 01.12.2020 1 декабрь - СПИДка каршы көрәш уңаеннан классларда тәрбия сәгатьләре узды, видеофильмнар курсәтелде.

-
Бәйрәм белән, кадерле әниләребез! 29.11.2020

Син соң әллә изге фәрештәме,
Әллә инде тылсым иясе.
Йөрәк җылың өчен рәхмәт әйтеп
Килә бүген башны иясе.
Гаиләбез ныклы булсын өчен
Синең җылы, синең наз кирәк.
Синдә генә, бары синдә генә
Барсын сыйдыручы зур йөрәк.
Рәхмәт сиңа, гомер буе безне
Сакладың син һәрбер ялгышудан.
Синең өчен ныклы саулык, бәхет
Сорыйбыз без һәркөн Аллаһыдан.
-
Кадерле әниләребезне тәбриклибез! 28.11.2020 Һәр класс онлайн рәвештә әниләрне видеоролик ясап, интернет аша котладылар.

-
Иртәнге шашка уеннары 27.11.2020 Укучылар дәресләр башланганччы вакытларын бушка уздырмыйлар. Үзара шашка, шахмат уйныйлар.

-
Бөтенроссия экологик олимпиада 26.11.2020 Бүген укучылар "Нәни экологлар - яшь табигатьне саклаучылар" экологик олимпиада эшләделәр.

-
Без "Карлыгачлар" булдык! 25.11.2020

Бүген "Дуслык" дружинасы тагын 11 укучыга артты. 2 класс укучылары "Карлыгачлар" сафларына кабул ителделәр.













