Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 201 ) 202 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
- 21 февраль - Халыкара туган тел көне 21.02.2021 Тел – ата-анабыз тарафыннан бирелгән олы бүләкләрнең тагын берсе. Ул безне башта кечкенә гаиләгә туплый, ә аннан соң олы милләт итеп берләштерә, һәм зур дөньяга чыгарга мөмкинлек бирә. Аның аша безгә ата-бабаларыбызның зирәк акылы килеп ирешә, аның ярдәме белән тирә-якны танып белергә өйрәнәбез, тормыш тәҗрибәсе туплыйбыз. Мәшһүр Тукаебыз юкка гына, -И туган тел, и матур тел! Әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы,– дип язып калдырмагандыр. Ана теле безгә куәт бирә, иҗат дәрте өсти! Рухи мирасыбызны да киләчәк буыннарга без тел аша тапшырабыз. Бүген без күп телләрдә сөйләшүче милләтләр арасында яшибез. Ана телен саклау өчен бөтен көчебезне биреп, егәребезне кызганмыйча эшләргә тиешбез. Барыбызга да билгеле, Ана теленә мәхәббәт гаиләдә тәрбияләнә, аның тиңдәшсез зур байлык икәнен бала ата-анасы, әби-бабасы яныңда аңлый башлый. Үз теленең матурлыгын аңлап, ягымлы яңгырашын кече яшьтән үк тоеп үскән кеше киләчәк буыннарга калдыру өчен көчен бервакытта да кызганмаячак.
- Шигырь уку бәйгесе 19.02.2021 Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбендә "2021 ел -Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" уңаеннан уздырылган "Туган телеңне өйрән һәм ярат" шигырь укучылар бәйгесендә катнашып, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова М.Р. икенче урынга лаек булды.Котлыйбыз!
- Хәрби-тактик уеннар 19.02.2021 Хәрби-патриотик айлык һәм Ватанны саклаучылар көне кысаларында ,5- 7 класс "Юнармия" егетләре хәрби- тактик уеннарда катнаштылар. Егоров Д- 7 класс һәм Миңнуллин И.- 5 класс турникта 12 тапкыр тартылып 1 нче урынга чыктылар.
-
Котлыйбыз!
18.02.2021
Арча узәк китапханәсендә "Туган телдә туган як табигатенә мәхаббәт" исеме астында узган районкуләм конкурста жиңүчеләрне буләкләделәр. Кичәдә мәктәбебез укучылары да катнашты. "Шигырь язу" номинациясендә 5 класс укучысы Нигьмәтҗанова И., 10 класс укучысы Корбангалиев И. - беренче, 3 класс укучысы Фатыхова А , 6 класс укучысы Солтанова И., 10 класс укучысы Фәсхетдинов И. - өченче урынга лаек булдылар. Котлыйбыз!
- Күргәзмә ачылды 17.02.2021 Яңа Кырлай авылы Модель китапханәсендә "Туган ягым табигате" дип аталган якташ рәссамыбыз һәм бөек шагыйребез иҗаты һәм авылыбыз табигатен сурәтләгән осталар картиналары һәм фотосүрәтләре күргәзмәсе эшли. Күргәзмәлек белән мәктәбебезнең 7нче класс укучылары танышты.
-
Виртуаль экскурсия 16.02.2021 15 февраль көнне Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбе укучылары Г. Тукай музеенда М. Җәлилнең героик тормыш юлына багышланган виртуаль музейга экскурсия ясадылар. Соңыннан , "Кызыл ромашка" шигыренә багышлап, мәрҗәннәрдән беләзекләр җыйдылар.

-
Урок цифры «Приватность в цифровом мире» 16.02.2021

С 8 февраля в нашей школе проходят уроки цифры. В этот раз урок организован с помощью «Лаборатории Касперского» на тему «Приватность в цифровом мире». На уроках информатики ребята познакомились с такими понятиями как «персональные данные», «приватность», «конфиденциальность», «овершеринг», «цифровой след» и «шпионское ПО». А также знакомились с правилами кибербезопасности, которые помогут защитить личные данные.
-
Без сезне онытмыйбыз! 15.02.2021

15 февраль - Әфганстанда хезмәт итүче совет сугышчыларын искә алу көне. Бүген укучыларыбыз авылдашыбыз Гарипов Нәҗип Нәкыйп улы истәлегенә куелган мәрмәр такта янына чәчәкләр куйдылар.
-
Класс сәгатьләре 15.02.2021

Бүген классларда Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган класс сәгатьләре узды.
-
Без Җәлилне укыйбыз 15.02.2021

3 нче класс укучылары Муса Җәлилнең "Кызыл ромашка" шигыре белән "Җәлилне укыйбыз" марафонына кушылдылар.













