Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 ( 189 ) 190 >>
- 22.09.2015
-
Акция "Поделись улыбкой" 22.09.2015

Участники антинаркотического проекта «SаМоSтоятельные дети» участники отряда «KoSMoS» МБОУ «Новокишитская ООШ» организовали и провели акцию «Поделись улыбкой».
-
ГТО нормалары тапшыру. 21.09.2015

Мәктәбебез укучылары ГТО нормаларының көзге сессиясен тапшыралар. Бүген озынлыкка сикерү буенча әзерлекләрен күрсәттеләр.
-
Халык язучысы Гариф Ахуновның тууына 90 ел 18.09.2015
Татарстанның халык язучысы Г.Ахуновның тууына 90 ел булу уңаеннан мәктәбебездэ “Гариф абый сабаклары” дип исемләнгән чара узды. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлфәния Җәләлетдинова, Альбина Җамалиева оештырдылар.Чара барышында язучының тормыш юлы һәм иҗатын кузаллау максатыннан, укучыларга бу хакта мәгълүмат бирелде, олы шәхеснең исән чагында төшерелгән видеоязмасы каралды.Әдипнең көндәлек матбугатта чыккан язмаларыннан күргәзмә оештырылды -
7 класс укучылары Гани Сафиуллин музеенда. 15.09.2015

7 класс укучылары Нурания Шайдулловна җитәкчелегендә Советлар Союзы Герое генерал лейтенат Гани Сафиуллин музеена бардылар.
-
Көзге уңыш! 14.09.2015

Мәктәбебез бакчасынан көзге мул уңыш җыеп алабыз.
-
"Мәрхәмәтлелек аланы" 12.09.2015

7 класс укучылары класс җитәкчеләре Нурания Шайдулловна һәм авыл китапханәчесе Надия Ризвановна җитәкчелегендә "Мәрхәмәтлелек аланы" дип аталган кичә уздырдылар. Укучылар темага багышланган шигырьләр укыдылар, презентация карадылар. Яңа Кишет балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә "Ярдәм акциясе" оештырдылар.
-
11.09.2015

Бүген,11 нче сентябрь көнне,башлангыч класс укучылары “Осенний недели добра” кысаларында
классларда Бөек Ватан сугышы китергән авыр югалтулар, илебез ,шул ук вакытта авылдашларыбыз тарафыннан эшләнгән зур батырлыклар турында сөйләштеләр. Дәресләрдән соң авылыбыз уртасында куелган һәйкәл янында булып сугышта үлеп калган кадерле якташларыбыз хөрмәтенә чәчәкләр куйдылар.
-
Спортивный Татарстан 10.09.2015

10 сентябрь көнне, мәктәбебездә Татарстаныбызның спорт өлкәсендәге уңышлары турында сөйләшүләр булды. Дәресләрдән соң укучылар төрле спорт уеннары уйнадылар ,ярышлар оештырып көчлеләрне ,җиңүчеләрне билгеләделәр. Алдагы елларда Татарстаныбызда спорт яратучы,бу өлкәне үстерүдә лаеклы алмаш булырдай яшь буын үсүенә күңел сөенә.
-
Җанга рәхәтлек бирердәй эшләр. 09.09.2015

9 сентябрь көнне ,”Осенний недели добра”атналыгы кысаларында башлангыч класс укучылары
киң күңеллелек,яхшылык эшләү,күңелгә рәхәтлек бирү төшенчәләрен аңладылар.Табигать кочагына чыгып җанга рәхәтлек бирердәй эшләр башкардылар ,соңыннан үзләренең яраткан укытучыларына чәчәкләр җыеп бүләк иттеләр .Кыскасы,бу тәрбияви дәрес һәр баланың,укытучыларының күңеленә рәхәтлек бирде ,күңел күтәренкелеге өстәде.















