Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422034, РТ, Арский район, с. Новый Кишит, ул. Новая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-54-07 |
| E-Mail: | Snks.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокишитская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Минзянов Фарсель Марселович |
| Год основания учреждения: | 1927 |
| У нас учатся: | 30 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокишитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
Диабет авыруын кисэтүгә багышланган тәрбия сәгате. 17.05.2016

Мәктәбебездә төрле - төрле темаларга тәрбия сәгатьләре булып тора. Ә бүген үзенчәлеклерәк темага багышланган тәрбия сәгате үткәрелде. 8 класс укучылары биология дәресләрендә ашкайнату органнары турында тирәнтен өйрәнгәнлектән, бүгенге "Диабет авыруы"на багышланган тәрбия сәгатендә актив катнаштылар. Диабет авыруының килеп чыгышы, аны булдырмый калу сәбәпләрен ачыкларга тырыштылар. Көндәлек режим булдыру, аны төгәл үтәү һәр кешенең изге бурычы икәнлеген тагын бер кат искәрттеләр.
-
Классыбызда тагын бер матур кичә 16.05.2016

7 класс укучылары тагын бер матур кичә оештырдылар.Ул 15 май-Халыкара гаилә көненә багышланган иде. Бу кичәгә укучылар берничә көн алдан әзерләнә башладылар. Беренче булып бәйрәм тарихы белән таныштылар. Гаилә темасына кагылышлы афоризмлар, шигырьләр табып укыдылар. Ә иң истә калганы класс белән презентация ясау булды. Барлык укучылар да гаилә әгъзаларе белән фотога төштеләр, фотоларны бергә тупладылар, фотоларга туры китереп шигырьләр таптылар. Презентация бик матур килеп чыкты. Укучыларга файдалы материал да булды, һәр укучы классташларның гаиләләре белән танышты. Бер- берсендәге үзгәрешләрне күреп куаныштылар да әле. Тагын бер истә калган момент- класс җитәкчесе алып килгән мәсәл булды.
Шулай итеп, 7 класс укучылары ел да 15 майда – табигатьнең иң гүзәл, алмагачлар чәчәккә төренгән вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәчәгебезне онытмаслар инде.
Алып килгән афоризмнардан иң куңелгә ятышларын дә билгәләп киттек:
- Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы,
- Гаилә ныклы булса, дәүләт тә ныклы була,
- Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле,
- Гаилә дус булса,өйгә бәхет тула,байлык килә
- Әти- әни – пар канатым...
Кичәбезнең девизы итеп барыбыз да яхшы белгән шигъри юлларны алдык:
Бер ягымда –әтием.
Бер ягымда –әнием.
Уңымда да ,сулымда да
Яклар кешем бар минем.
Кичәбезне “ Гаилә учагы тормыш зилзиләләреннән саклап, үзенә тартып торсын, ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр җылы, ихтирамлы булсын!”- дигән юллар белән тәмамлады Нурания Шайдулловна.
-
Гаилә көненә багышланган тәрбия сәгате 14.05.2016

14 нче май көнне 3 класста Гаилә көненә багышланган "Минем гаиләм - минем терәгем" темасы астында тәрбия сәгате узды.
-
Халыкара гаилә көне. 13.05.2016

Халыкара гаилә көне уңаеннан 5 нче класс укучылары Алсу Рәфкатовна җитәкчелегендә "Әниләр - гаилә үзәге!" исемле ачык чара үткәрделәр. Укучылар концерт номерлары күрсәттеләр, әниләр белән бергәләп төрле сорауларга җавап бирделәр, тормышчан ситауцияләрдән чыгу юлларын таптылар.
-
Ветераннарны Җиңү көне белән котлыйбыз! 09.05.2016

7 класс укучылары Нурания Шайдулловна җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышы ветераны Сафин Габдрахман абыйны бәйрәм белән котладылар.
-
"Бессмертный полк" акциясе. 08.05.2016

Мәктәбебез укучылары "Бессмертный полк" акциясендә актив катнаштылар.
-
Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы. 07.05.2016

Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасында сугыш ветераннары, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары катнашты. Укучылар эчтәлекле тантана аша кунакларны бәйрәм белән котладылар. Авыл уртасында урнашкан һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
-
Иске Кишет мәктәбендә бәйрәм митингы. 07.05.2016

7 май көнне Иске Кишет мәктәбе каршында Бөек Ватан сугышы батырларын искә алу митингы булды. Митингка тыл ветераннары чакырылды. Батырлар истәлегенә венок салынды. Бәйрәмнең икенче өлеше чәй өстәле артында дәвам итте. Тыл ветераннары үзләренең үткәннәре турында, хәзерге тормышның бик матур икәнлеге хакында фикер алышты.
-
Ветераннарны Җиңү көне белән котлыйбыз! 06.05.2016

5 класс укучылары Алсу Рәфкатовна җитәкчелегендә сугыш ветераны Габделбәр абыйның өендә булдылар, бәйрәм белән котладылар.
-
“Хәвефсез тәгәрмәч – 2016” бәйгесе 04.05.2016

30 апрель көнне Арчаның бишенче гимназия базасында “Хәвефсез тәгәрмәч – 2016” бәйгесе уздырылды. Әлеге бәйгедә А. М. Җамалиева җитәкчелегендә безнең мәктәп командасы да актив катнашты. Шакиров Илсаф, Шакирова Энҗе, Кәримов Илназ һәм Җамалиева Ралинә юл кагыйдәләре, медицина буенча теоретик сорауларга җавап биреп, велосипедта фигуралы йөрү буенча үзләрен сынадылар. Нәтиҗәдә күрсәткечләре дә яхшы булды. Ә Кәримов Илназ беренче ярдәм күрсәтү этабында 1 урын алды. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.















